Мослим

Уңышка нигез салына

Районыбыз игенчеләре, басуларда дым каплауны төгәлләп, актив төстә сабан культуралары чәчүгә кереште. Басу-кырларда 100 дән артык агрегат хәрәкәт итә. Аларның 20 се - ресурс саклау технологиясе нигезендә эшләүче чәчү комплексы, шул ук вакытта 20 ләп традицион чәчкеч тә ел уңышына нигез салуда катнаша. Калган агрегатлар тырмалау, күлтиләү һәм катоклау кебек...

Быел район буенча 42500 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 10 мең гектарга якын мәйданда орлыклар җир куенына иңдерелде инде. Әлегә берьеллык үлән, арпа һәм солы культуралары чәчелә, язгы бодай чәчә башлаучы хуҗалыклар да шактый. Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән "Органик Групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасында чәчү эшләре - 37%, "Урожай" агрофирмасында - 26, "Туган як" агрофирмасында - 24% мәйданда башкарылды. "Алмаз", "Әюпов", "Нуретдинов" КФХ да бу күрсәткеч 30-23 % тәшкил итә. "Сәфәр" КФХ да да язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара.

Уҗым һәм күпьеллык үлән культураларын тукландыру һәм тырмалау төгәлләнү алдында. Белгечләр әйтүенчә, чәчүлек мәйданнарының һәр гектарына тәэсир итүче матдадә исәпләгәндә 50 шәр килограмм минераль ашлама кертелергә тиеш. "Ык" агрофирмасы язгы кыр эшләренә һәр гектарга 60 кг исәбеннән ашлама туплады. "Урожай" һәм "Туган як" агрофирмаларында һәр гектарга 47,7-44,6 кг кыр сые туры килә. "Исламов", "Алмаз", "Әюпов", "Сәфәр" КФХ да да минераль ашлама туплауга җитди әһәмият бирелә, ди белгечләр.

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә агрегатларны озынайтылган сменада җитештерүчән эшләтү бәрабәренә көн саен 3000 гектарда чәчү үткәрү мөмкинлеге бар. Әлегә көнлек җитештерүчәнлек 2000 гектар гына. Шулай булгач, һәркайда эш темпын нык кына арттыру сорала.

Әлфинур Ногманова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: