Уңыш бар! Вакытында җыеп алырга гына кирәк

Район буенча 47 мең гектар мәйданның 22 мең гектарында икмәк җыеп алынган. Хуҗалыклар көзге культураларны суктыруны төгәлләп, арпа һәм язгы бодай суктыра.
"Органик Групп" "Урожай" агрофирмасы көзге культураларны суктыруны төгәлләде. Арышның һәр гектары 21, көзге бодай 20 центнер уңыш белән куандырды, ди агрофирма җитәкчесе Илфар Халиков. Хуҗалык бүген 3125 гектар мәйдан биләгән арпа суктыра. Арпаның гектар биреме - 23 центнер. 17 августка булган мәгълүматларга караганда, солы һәм борчак культураларын да исәпкә алып, урып-җыеласы мәйданның 53 процентында эш төгәлләнгән.
Бүген "Урожай" агрофирмасы басуларында 13 комбайн икмәк суктыра. Елдагыча, агрофирмага Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенең механизаторлар отряды да ярдәмгә килгән. Шул рәвешле һәркайсы 6-7 комбайннан торган ике отряд төзелгән. Басудан икмәкне 7 "КамАЗ" ташый. Икмәкне Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенә илтәләр.
Игенчеләрне кызыксындыру максатыннан егетләр арасында ярыш та игълан иткәннәр. Икмәкне җыеп алуда нәтиҗәле эшләүчеләргә премияләр дә каралган. Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе егетләре 7500 центнер икмәк суктырган Илфат Әбраров белән Наил Шәрипов, 6500 центнер икмәк җыеп алган Ришат Харисов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бергә "Органик Групп" җәмгыяте җитәкчелегенең премияләрен дә алды. 8000 центнер икмәк ташыган Ришат Заманов та премиягә лаек булды.
Урып-җыю белән бергә агрофирмада көзге чәчү дә бара. Көздән чәчү өчен 3360 гектар мәйданда җир әзерләү планлаштырыла. Шуның 2700 гектары инде әзер. Чәчү 900 гектарда башкарылган.
Урып-җыю белән беррәттән хуҗалыкта икенче мөһим кампания - азык әзерләү дә бара. Бу эшкә 20ләп техника җәлеп ителгән. Бүгенгә 16 200 тонна сенаж салынган һәм 3233 тонна печән әзерләнгән. Әлегә 5907 рулон салам прессланган. Бу һәр шартлы терлеккә 20,2 азык берәмлеге туры килә, дигән сүз.
"Урожай" агрофирмасы быелгы кыр эшләрен "Органик Групп" җәмгыяте составында башкарды. Нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Шулай да узган чор белән чагыштырганда уңай якка үзгәрешләр бар кебек. Бу үзгәрешләр дәвамлы булсын иде.
Римма Афзалова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 16:24Кояш кызы Зур хыялы бар Энҗенең. Бик күп уенчыклары арасында малай курчагы гына юк икән аның. Ясаган муенса-беләзекләрен сата алса, малай курчак алыр иде ул үзенә.5900
-
28 май 2022 - 13:21Дуслык күпере Баек авылында Мөслим һәм Бакалы районнары чик сакчылары катнашында "Дуслык күпере" очрашуы узды.6000
-
28 май 2022 - 12:10Кыйммәтле йөзек сатып алганда үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга? Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучыдан сорау керде7400
-
28 май 2022 - 11:25Чигү чиккән кеше бозымнан арына Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле.72000
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.22300
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.21300
-
27 май 2022 - 13:21Әтием чик сакчысы булган Әтием Илдар Хәбибуллин, Яр Чаллы педагогия институтында беренче курсны тәмамлагач, 1987нче елның 27 июнендә хәрби хезмәткә китә.22701
-
27 май 2022 - 12:36Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елга "Агротуризм»" авыл туризмын үстерү өчен проектлар сайлап алуны игълан итә ДокументларНЫ 2022 елның 9 июненә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк16900
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.34500
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5126102
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.394400
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.342701
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).256804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.220503
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика