Мөслим-информ

Урып-җыюга яңгырлар комачаулый

Район буенча 4100 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынды.

Озакка сузылган яңгырлар урып-җыю эшләрен шактый тоткарлый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4100 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынды. Бу – уҗым культураларының яртысы (бөртеклеләрнең 8,6 проценты) җыеп алынды. Район буенча һәр гектардан уртача 38,1 центнер уңыш чыга. “Туган як” агрофирмасында һәм “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында уҗым культураларын җыеп алу төгәлләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: