Урып-җыю белән бергә көзге чәчү дә бара
Басуларда быел игеннәр күкрәп үсте. Шуңа да игенчеләребез уракны түземсезлек белән көтеп алды. Әмма һава торышы игенче көткәнчә булмады шул. Урып-җыю башланырга да өлгермәде, явымлы көннәр башланды.
Шулай да авыл эшчәннәре сынатмый, һава торышы мөмкинлек бирү белән кырга чыгалар. Бүген инде көзге культураларны җыеп бетерүче хуҗалыклар да бар.
– Уҗым культуралары тулысынча җыеп алынды. “Туган як” агрофирмасында, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында көзге культураларны җыю беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Көзге бодайның уртачауңышы 37 цетнер тәшкил итә. Район буенча 47 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерелгән иде. Аның 13 мең 450 гектары җыеп суктырылды. Көннәр дә кыскара бара. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләреннән, белгечләрдән һәм механизаторлардан зур оешканлык сорала. Оптималь срокларда урып-җыюны төгәлләү өчен бөтен тырышлыкны кую мөһим, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
“Август-Мөслим” агрофирмасында барлыгы 14300 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән иде. Агрофирмада көзге культуралар һәм борчак алуны төгәлләп киләләр. Басуларда энергоресурс саклау технологиясенә нигезләнгән югары җитештерүчән комбайннар: ун “Тукано” һәм 24 “Тор” чит ил комбайннары хәрәкәт итә. Ун комбайнга “Honey Bee” ургычлары тагылган. Әлеге ургычлар йомшак һәм каты режимнарда эшли һәм бер режимнан икенчесенә бик уңайлы күчеп була ди белгечләр.
– Ургычның йомшак, дулкынлы режимда эшләве соя, борчак кебек кузаклылар җыеп алу өчен бик уңай. Ә каты режимбодай, арпа һәм башка шундый бөртеклеләр өчен кулланыла. Ургычның алым киңлеге зур булу күбрәк мәйданда эш башкарырга мөмкинлек бирә. 45 тонна сыйдырышлы “Лилиани” бункер-төягечләре – икмәк ташуда өзеклекләр булдырмас өчен иң уникаль мөмкинлек. Алар юештә дә басуга керә ала, машиналар җитешмәгәндә комбайннар турыдан-туры икмәкне бункер-төчгечләргә бушата, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы инженеры Ринал Фазлыев.
Агрофирманың алдынгы комбайнчысы Илгиз Садыйков та (рәсемдә) эшләргә бөтен мөмкинлекләр бар, көннәр генә аяз торсын дип тели:
– Һава торышы ачылып киткәч, күңелләр дә күтәренке, эшләве дә рәхәт. Хәзер инде чит ил техникасында эшлибез. Комбайннан төшеп, аның янында чабып-нитеп йөрисе юк, идарә итү системасы кабина эчендә генә.Ашату, техник хезмәт күрсәтү дә яхшы оештырылган.
Хуҗалыклар көзге чәчү эшенә дә керешкән.
– Көзге чәчүгә беренчеләрдән булып “Туган як” агрофирмасы кереште.“Намус” агрофирмасы, “Исламов”, “Авзалов”, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыклары да уҗым культуралары чәчә. Район буенча бу агрочараны 1200 гектарда башкарылды. Хуҗалыклар көзге чәчү өчен җитәрлек күләмдә орлык һәм ашлама белән тәэмин ителгән. Район буенча 14 мең гектарга якын мәйданда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла. Аның 1000 гектары – арыш, калганы бодай булачак. Чәчүлек мәйданнарын арттыруның сәбәбе шунда – көзге культураларның гектар биреме елдан-ел арта бара, – ди Ренат Вәлиев.
“Иген сугучы кояш сорый, күмер сатучы яңгыр тели” – дигән әйтем бар халыкта. Әйе, бу көннәрдә игенчеләребез күк йөзен күзәтә, алдагы көннәргә һава торышы фаразы белән кызыксына.Күпме көч түгеп үстергән икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын!
Фәридә Гайнетдинова.
Динар Нуретдинов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев