Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урып-җыю кампаниясе башланып китте - "Туган як" белән "Исламов" хуҗалыклары беренчеләрдән

Җирлегебездә урып-җыюга старт бирелде. "Исламов" фермер хуҗалыгы һәм "Туган як" агрофирмасы, һәрьелдагыча, беренчеләрдән булып, уракка төштеләр, арыш суктыра башладылар. Гектар биреме уртача 25 центнер тәшкил итә.

65 гектар мәйданны биләгән арыштан тыш "Исламов" фермер хуҗалыгының 166 гектар көзге бодае да бар. Язгы бодай 6672 гектар мәйдан били. Дөрес, соңгы арада яуган яңгыр нәтиҗәседер: әлегә арышның дымлылыгы нормадан югарырак - 22,8 процент. Шулай да җитәкче моңа артык борчылмый. Хуҗалыкның ындыр табагында ике "ЗАВ" агрегаты һәм киптерү җайланмасы эшли. Эш ике сменада оештырылган. Иң мөһиме - үстерелгән икмәкне вакытында, югалтуларсыз җыеп алу.

Хуҗалыкның 11 комбайны да төзек булып, уры-җыюга керешүенә карамастан, читтән өстәмә техника чакырту да шуңа бәйле. Быел да килешү нигезендә урып-җыюга Минзәләдән өч "Нью-Холланд" килә. Соңрак Минзәләнең үзеннән тагын өч һәм районның Әтрәкле авылыннан тагын бер комбайн урып-җыюга җәлеп ителәчәк. Шул рәвешле бер кыр корабына 450 гектар мәйдан эш фронты туры киләчәк. Әлегә бу күрсәткеч 600 гектар тәшкил итә.

Басудан ашлыкны прицеплы биш "КамАЗ" ташый. Минзәлә районыннан да өч "КамАЗ" килергә тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк: "Исламов" фермер хуҗалыгындагы бөтен техникага да новигаторлар куелган, GPS-системасы көйләнгән. Бу басуда эш барышын читтән торып та контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Шуның өстенә техниканың нинди тизлек белән эшләве, күпме мәйданда эш башкаруы да күренә.

Эштә тоткарлыклар булмас кебек. Техника чыгымчылый башласа, сервис хезмәте күрсәтү бригадасы (эретеп ябыштыручы, слесарьлар) әзер. Янгын куркынычсызлыгы өчен басуга 8 тонна су сыйдырышлы емкость куелган. Эш озайтылган сменада оештырылган, ашату - көнгә ике тапкыр. Көннәр коры торса, исламовлылар көзге культураларны суктыруны 4-5 көндә төгәлләргә җыена.

"Туган як" агрофирмасы урып-җыюны җиде "Нью Холланд" белән башлады. Хуҗалыкның тагын бер комбайны шушы көннәрдә, ремонттан кайтып җитәргә тиеш. Моннан тыш атна ахырына агрофирмага дүрт өр-яңа "Полесье КЗС-12" комбайны кайтачак.

Урып-җыюда катнашучы кыр кораблары икешәр механизатор белән комплектлаштырылган. Механизаторларны басуда өч тапкыр ашату оештырылган. Урып-җыю чорына кызыксындыру чаралары да эшләнгән. "20 мең центнер икмәк суктырган һәр механизатор 1 тонна ашлык һәм 100 килограммлы бер бозау алачак. Шоферлар арасында да урыннар билгеләнә" - , ди "Туган як" агрофирмасы генераль директоры Тимерхан Миргаязов.

Ашлык ташуга алты "КамАЗ" куелган. Икмәк Түбән Табын ындыр табагына кайта һәм шунда чистартылып, киптерелеп, сатуга әзерләнә.

Ел уңышын җыеп алу буенча эш башланды. Бүген игенчеләрнең һәркайсы бер теләктә: кояшлы, коры көннәрен бирсен Ходай һәм икмәкне вакытында, югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Хәерле сәгатьтә!

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев