Урманнар шауласын!
Сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен – Урман хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикабыз урманнарының гомуми мәйданы 1 млн 271 мең гектар тәшкил итә. Бу – республика территориясенең 17,5 проценты, дигән сүз. Фән күзлегеннән караганда, урманнар 25 проценттан кимрәк мәйдан биләсә, табигатьтә баланс бозыла.
Урманнарны саклау һәм аларның күләмен арттыру өчен “Экология” илкүләм проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проекты эшли. Төбәк проекты өчен бүлеп бирелгән средстволарның күпчелеге урманнарны торгызу өчен тотыла. Төп максат – 2024 елга урман кисү һәм урман торгызу арасындагы балансны 100 процентка җиткерү. 2022 елда республикабызда 3619,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Моңа урман культураларын утырту, яңа урманнарга нигез салу, комбинацияле урман яңарту чаралары, табигый урман яңарышына ярдәм күрсәтү керә.
Районыбызда эшләүче урманчылыкларның бер гасырдан артык тарихы бар. Йөз елга якын инде җирлегебездәге урман массивларының торышы – дәүләт карамагында. Район территориясендә урман төзү эшләре беренче мәртәбә 1929 елда үткәрелә. Әхмәдулла Әхмәтгалиев туплаган мәгълүматларга караганда, 1929 елга кадәр дәүләт фондына керә торган урман массивлары Минзәлә һәм Ольгино урман хуҗалыклары карамагында була. Шул елны илебездә урман сәнәгате хуҗалыклары төзелә һәм бу урман хуҗалыклары Яр Чаллы леспромхозы карамагына тапшырыла. 1935 елда төзелгән Мөслим һәм Минзәлә урман хуҗалыклары 1945 елда берләштерелә һәм Минзәлә урман хуҗалыгы итеп калдырыла. Аның составында Мөслим һәм Яңа Усы урманчылыклары оештырыла. Узган гасырда зур күләмдәге урман төзү эшләре барысы җиде мәртәбә үткәрелсә, хәзер урманнарны яңарту эше ел саен берничә дистә гектар мәйданда башкарыла.
Урман үзенең шавын йөрәгенә тормыш җыры итеп салган кешеләргә генә серләрен ача. Мөслим урманчылыгының зур булмаган коллективында шундый алты кеше хезмәт куя. Урманчы Феликс Кинарский, мастерлар Мөхәммәтгали Галимов, Фәрхәт Минһаҗетдинов, Илнур Латыйпов, тракторчы Илнур Вәлиев – Рәфил Асылгәрәев җитәкчелегендә 10 мең 100 гектар мәйданда урман тәрбияләүче тәҗрибәле хезмәткәрләр.
Урманчылар берничә юнәлештә эшли. Яз көне урманнарны янгыннан саклау төп чара булып тора. Быел 5 километр озынлыкта янгынга каршы яңа полосалар ясаганнар. 45 гектар мәйданда урман полосалары яңартылган. Янгын куркынычы зур булган урыннарда профилактик чистартулар оештыралар, коры үләннәр яндырыла. “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере тирәсендә андый эшләр ел саен башкарыла икән. Урманнарга керү урыннарында шлагбаумнар кую да профилактика чарасы булып тора. Алары да, карап, вакытында төзәтеп тормасаң, туза. Быел шундый өч шлагбаумны яңартканнар.
Урманнарга корткыч бөҗәкләр дә зур зыян китерергә сәләтле. Аларны вакытында күзәтеп, карап тору – урманчыларның тагын бер вазифасы. 320 гектар мәйдан шундый күзәтү астында булган быел. Түбән Табын, Атлас авыллары тирәсендәге урманнарда парсыз ефәк күбәләге аеруча күп үрчегән.
– Бу корткычтан бернәрсә дә калмый, – ди Рәфил Асылгәрәев. – Кышның ничек килүенә карап, бу бөҗәкләрнең үрчү тизлеген чамаларга була. Кар яуганчы суыклар булса, корткычлар кими.
Быелгы яңгырсыз җәй агачларга әллә ни зыян сала алмаган. Зур территорияләрдә агачлар кору күзәтелмәгән.
Юл буйларын, урман кырларын кулланышка яраксыз агачлардан арындыру эше 10 гектар мәйданда башкарылган. Соңгы дистә елларда халыктан: “Урманнар хәзер чистартылмый. Ауган, черегән агачлар күп, чытырман басты, керерлек түгел. Халыкка җыярга рөхсәт итсәләр, болай булмас иде”, – кебегрәк сүзләр ишетелә. Чынлыкта ничек соң?
– Коры-сарыны теләге булган һәркемгә бушлай җыярга рөхсәт бирәбез. Үсеп утырган агачка, яңа гына сынып төшкәненә тияргә ярамый. Агачлар бөтенләй череп беткәч кенә ава бит. Каен – шундый агач. Аларның яраксыз хәлгә килгәне беркемгә дә кирәк түгел. Элек бу кадәр агач аумый да иде. Урманнар картайды. Каен агачы – 50, усак 40 яшьтә киселергә тиеш. Алар вакытында киселми, чөнки ихтыяҗ юк. Төзелеш өчен агачны урман билеты алып кына кисеп була. Аны Минзәлә урман хуҗалыгыннан барып алырга кирәк, – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев, мәсьәләгә ачыклык кертеп.
Урман полосалары утырту да планлы төстә башкарыла. Быел урманнарда 14 гектарда чыршы, нарат үсентеләре утыртылган. Мөслимдәге яңа микрорайонның көньягындагы чокыр-чакырлар да (6 гектар) тиздән яшеллеккә күмеләчәк. Барысы 23 гектар мәйданда нарат-чыршылар үсәчәк.
Полосаларны утырту белән генә эш бетми. Яшь үсентеләрнең арасын чүптән арындыру, эшкәртү, корыганнарын яңасына алыштыру кебек эшләр дә бар. Быел барысы 64 гектар мәйданда яңа агачлар утыртканнар, 178 гектар мәйданда полосалар чүптән арындырылган. 15 гектарда яшь үсентеләрне тәрбияләргә өлгергәннәр. Киләсе елда яшь агачлар утырту өчен 20 гектар җирне алдан әзерләгәннәр. Яшь үсентеләрне Яңа Усы урманчылыгыннан, Минзәлә урман хуҗалыгыннан алып кайталар.
Урманчыларның төп эшләре иртә яздан башланып, сентябрь аенда төгәлләнсә дә, кышын да урман утыртуга әзерлек тынып тормый. Ноябрь-декабрь айларында орлык әзерләү өчен берешәр тонна нарат һәм чыршы күркәләре җыялар, делянка кисәләр.
Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре башкарган хезмәт җәмгыять тормышы өчен аеруча мөһим. Яшел байлыгыбызны саклаучы, арттыручы алар. Киләчәк буыннар өчен туган ягыбызның матурлыгын, экологик иминлеген саклаучылар көче белән тамыр җибәргән урманнар бүген дә шаулый. Киләчәктә дә шауласын!
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев