Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урманда йөрмәгез!

Аномаль эсселеккә бәйле янгын куркынычы арта.

Августның уртасы булуга карамастан, эсселек “билен бирергә” җыенмый. Һава температурасы 28-30 градус җылы тора. Эссе булу өстенә көннәрнең коры торуы янгын куркынычын арттыра.
– Татарстанда янгыннар теркәлмәде. Әмма дүртенче класслы янгын куркынычы саклана. Шуңа бәйле 10 августтан урманнарда 21 көнгә махсус режим игълан ителде, – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистлар өчен узган брифингта.   
Янгыннардан саклану өчен урман кырларында киңлеге 10 метр булган минераль полосалар ясау мөһим. Урманнарда тәүлек дәвамында кизү тору да оештырыла.
Янгыннарны булдырмас өчен чикләүләр дә кертелде. Урманнарда учак ягу, тәмәке тарту, төпчек, шырпы ташлау рөхсәт ителми. Двигательнең ягулык системасы төзек булмаган машиналар куллану, корыган үләнне яндыру тыела. Кагыйдәләрне бозган, урманга зыян салган өчен штрафлар да бар. Физик затларга штраф күләме – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга 30 мең-50 мең сум тәшкил итә. Юридик затларга 100 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф билгеләнә ала. Махсус режим вакытында штраф күләме арта. Махсус режим вакытында гражданнарга 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Вазыйфадагы затлар җаваплылыкка тартылганда 60 меңнән 90 мең сумга кадәр штраф түли. Юридик затларга штраф күләме 600 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Урманга килгән зыянга бәйле рәвештә иректән мәхрүм ителү җәзасы да билгеләнергә мөмкин.
Урман янгыннарын сүндерү авыр. Янгын нәтиҗәсендә экосистема бозыла һәм нәтиҗәдә кешеләр дә зыян күрә. Төтеннең дә сәламәтлек өчен зыяны зур. Шул ук вакытта янгыннарның төп сәбәпчесе дә – кеше! 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X