Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Урман иле" сәламәтләндерү лагерендә күләмле ремонт эшләре бара

"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагере районыбызда балаларның яраткан ял итү урынына әйләнде. Ел саен лагерьдә 1000 меңгә якын бала вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Моннан шактый еллар элек төзелгән лагерь ныклы ремонт таләп итә иде. Республикада гамәлдә булган балалар лагерьларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында быел анда колачлы эш...

"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагере районыбызда балаларның яраткан ял итү урынына әйләнде. Ел саен лагерьдә 1000 меңгә якын бала вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Моннан шактый еллар элек төзелгән лагерь ныклы ремонт таләп итә иде. Республикада гамәлдә булган балалар лагерьларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында быел анда колачлы эш башланып китте. Ремонт, реконструкция эшләре өчен республика казнасыннан 5 млн сум акча бүлеп бирелде. 22 март көнне район башлыгы Рамил Муллин һәм җаваплы белгечләр эш барышы белән танышты. Ремонтны унитар капитал төзелеш оешмасы алып бара. Төзүчеләр ике корпуста эчке яклап түшәмне заманча җылылык саклаучы материал белән каплап киләләр. Идәннәр алыштырылып бетеп килә, иске тәрәзәләр урынына биш профильле пластик тәрәзәләр куелган.

Моңа кадәр лагерьда бар уңайлыклар, хәтта юыну урыннары да ишегалдында иде. Хәзер исә һәр корпуста санитар бүлмәләр булачак. 5 душ кабинасы, 4 унитаз, раковиналар куелачак. Ашханә бинасына да ремонт керәчәк, бу эшкә акча район бюджетыннан биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев