Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үрәзмәт тарихын барлый

Үрәзмәт авылы мәдәният йортында “Үрләр яулар Үрәзмәт!” китабын халыкка тәкъдим итү кичәсе узды.

 

Тарих күзлегеннән караганда, кеше гомере бик кыска. Хәтер дә, теркәп куймасаң, тиз җуелучан. Берничә гасырга тирәнрәк төшеп, документларны барларга, ерак үткәннәрнең тере шаһитлары исән булганда, алардан сораштырып, вакыйгаларны үз вакытында теркәп калырга кирәк. Районыбызның бик күп авыллары үткәннәр турында мәгълүмат туплау белән шөгыльләнә. Үрәзмәт авылы халкы да күптән көтелгән вакыйга шаһиты булды: авылның тарихи сәхифәләре теркәлгән китап дөнья күрде.

Китапны тәкъдим итү авылның мәдәният йортында үтте. Ул өлкәннәр фатыйхасы – изге Коръән аятьләре белән башланып китте. Үрәзмәт авылының хөрмәтле аксакалы, тыл һәм хезмәт ветераны, озак еллар авылның имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарган 90 яшьлек Мирзагабит ага Шәйгәрданов, төрле яклардан туган җирләрен сагынып кайткан авылдашларны сәламләде. Чараны да “авыл җыены” дип атады.

– Кеше яшәгән җиренең, төбәгенең, иленең тарихын белергә тиеш. Без бүген шундый бәхеткә ирештек. Тарихны теркәп калдыру ул – әдәби әсәр язу түгел. Чынбарлыкны исбатлау өчен тиешле мәгълүмат белән эш итү бик күп көч таләп итә, фидакарь хезмәт сорый. Арабызда шундый фидакарьләр булу – зур куаныч, – дип, авылның бер гасырлык тарихы шаһиты булган Мирзагабит ага әлеге эшкә өлеш керткән һәммә кешегә рәхмәтләрен җиткерде.

Үрәзмәт авылында гомер-гомергә уңган, булдыклы кешеләр яшәгән. Архив документларына нигезләнеп, шактый еллар авыл тарихының башлангычы 1735 ел белән бәйләп аңлатыла. Китап язу дәвамында Башкортостан Республикасы милли архивында Үрәзмәт авылына бәйле тагын бер мөһим документ табыла. Ул – Минзәлә өязе Бүләр волостендагы башкорт припущенникларына җир бүлеп бирү турында патша хәзрәтләре тарафыннан расланган дело. Анда “1727нче елның 30 октябрь язмасы буенча” типтәр припущенникларының Үрәзмәт авылына күчүе турында мәгълүматлар бар.

Күптән түгел тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов авылның тагын да борынгырак булу ихтималын дәлилләгән. Ул 1639 елда Бүләр волосте исеменнән ясак түләүчеләр китабында Үрәзмәт Ямашев дигән кешенең булуын ачыклаган. Гомумән, XVII гасыр чыганакларында Үрәзмәт исемле ике кеше телгә алына. Үрәзмәт Батраков исемле икенче кеше 1687 елгы документта телгә алына. Танылган тарихчы: “Үрәзмәт исемле әлеге кешеләрнең үз исемендәге авылга нигез салган булуы мөмкин. Шулай да 1639 елгы документта телгә алынган Үрәзмәт Ямашевның авыл барлыкка килүгә турыдан-туры мөнәсәбәте бар кебек”, – дип яза.

Дүрт гасырга якын вакыт эчендә бу авылда ничәмә-ничә кеше нигез корган, гомер сөргән. Һәрберсенең үз тарихы. Китапта һәр нигезнең тарихын торгызырга тырышкан үрәзмәтлеләр. Изге эштә башлап йөрүче, тарихны теркәп калдыручы автор – хезмәттәшебез – шушы авыл кызы Әлфинур Ногманова.

– Авылдашыбыз Әзһәм Хөсәенов Үрәзмәт авылы тарихын язу тәкъдиме белән чыккач, бу эшнең никадәр колачлы, җаваплы һәм күп эзләнүләр таләп итәчәген күзаллап, авырлык белән генә ризалаштым. Моның сәбәпләре дә бар. Бердән, мин тарихчы да, язучы да түгел, архивларда эшләү тәҗрибәм дә юк. Икенчедән, мәктәп тәмамлау белән туган авылдан чыгып киткән кеше буларак, авыл тормышын, аның кешеләрен ярты гасырга якын читтән генә күзәтәм. Өченчедән, тирә-юньдә бер булган Үрәзмәт урта мәктәбе башлангычка калган, авыл тарихына караган мәгълүматларны барлауда таяныч булырдай укытучылар коллективы таралган. Иң аянычы: мәктәптә 70нче еллар уртасында ук төзелгән туган як музее да юкка чыккан. Саный китсәң, сәбәпләр күп. Ләкин эшне башларга кирәк иде. Китапны әзерләү алты елга сузылды, – ди Әлфинур ханым.

Үрәзмәтлеләр, социаль челтәрләрдә төркем ясап, шунда тупланып, нәсел тарихларын барлау, шуның белән авыл тарихын торгызу эшендә катнашканнар. “Авыл утлары” газетасында басылган материалларны файдалану, тарихчылар, Уфадагы архив белән килешеп эшләү тәфсилле мәгълүмат тупларга ярдәм иткән.

Китап чыгару матди чыгымнар сорый. Чыгымнарны да авыл халкы бердәм булып, бергәләп күтәргән. “Үрләр яулар Үрәзмәт!” китабы 600 битле булып, 500 данә тираж белән басылган. Унбиш бүлектән торган китап авылның тарихы, төрле елларда халык саны, колхоз һәм аның уңганнары турында район матбугатында басылган язмалар, Бөек Ватан сугышы еллары, сугышчы-интернационалистлар, мәктәп тарихы, мәдәни һәм дини тормыш, авылда яшәгән гаиләләр һәм нәселләр турындагы материалларны, балачак хатирәләрен, географик-топонимик атамаларны, авыл мәзәкләрен үзенә туплаган. Аларда – авыл халкының язмышы. Илдә барган тетрәндергеч вакыйгаларда әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кичергән, күргәннәр турында дулкынланмыйча укып булмый.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов бик матур итеп, фотоматериаллар белән баетып эшләнгән әлеге саллы хезмәтнең авторы Әлфинур Ногмановага һәм авыл халкына район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлек бүләген тапшырды. Авылдашлары Әлфинур ханымны басып алкышлады.

– Оныкларыбыз, алардан соң килә торган буын безне белсен өчен тарихны теркәргә тиешбез. Бүгенге кичә шушы изге эшкә тәэсир чарасы булсын. Районыбызда туган якны өйрәнүчеләр, ата-бабаларыбызның, үзебезнең эзне китап итеп бастырырга теләүчеләр артсын, – диде иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.

Чарага килгән һәркемнең күңеле алгысыган иде. Хатирәләргә бай, җирсегән йөрәкләргә дәва булды бу кичә. Үзешчәннәрнең ихлас, авылча гади чыгышлары, истәлекләр белән үрелеп барды ул. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

Бүгенге көндә Үрәзмәт авыл җирлеге үзенә дүрт авылны берләштерә. Җирлектә 318 кеше теркәлгән. Шуларның 127се – лаеклы ялда. Авыл алтын куллы, зыялы кешеләре белән данлыклы. Башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, кибете, юлы бар! Йортларын төзек тотарга тырыша авыл халкы. Киләчәккә өмет белән карап, авылның тарихын, үткәнен барлап яши үрәзмәтлеләр. Туган җирләрен матур эшләр белән бизәп, яңа үрләр яулап яшәр Үрәзмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев