Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урак барышы – күз уңында

Мөслимгә эш сәфәре белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Республикабызның 35 районында урып-җыю кызу темплар белән башланып китте. Илкүләм әһәмияткә ия әлеге эшне оештыру барышы – республика җитәкчелегенең күз уңында. Бүгенге көнгә 46 мең гектар мәйданнан 190 мең тонна көзге бодай һәм арыш җыеп алынган. Бер гектардан 40 центнер тирәсе уңыш чыга.
Райондагы барлык комбайннарның 30 проценты бүген басуларда икмәк суктыра. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Дмитрий Яшин, “Август-Агро” идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов, район башлыгы Альберт Хуҗин белгечләр белән берлектә хуҗалыкларда урып-җыю барышы белән танышты. 
– Кайсы культураны алсак та, Мөслим кырлары бик чиста. Көнбагыш матур булып үсеп килә, рапс өлгерә. Һава торышы да уңышны тиз арада җыеп алу өчен уңайлы. Яңгырның да үз вакытында явуы кирәк. Комбайннар җитешмәсә, республикада 250 берәмлек техниканы ярдәмгә чакыру өчен килешү төзелгән, – диде министр Марат Җәббаров, басу-кырларның торышына бәя биреп.
Эшче төркем Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек комплексында роботлаштырылган эш системасының үзенчәлекләре белән танышты. “Август-Мөслим” агрофирмасының тәҗрибә мәйданчыкларын карады. Чын мәгънәсендә үз эшенә бирелгән агроном Ранас Фәхретдинов 100 гектар мәйдандагы 127 кишәрлектә сыналучы һәр культура турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Нәкъ менә ноу-тилл технологиясе белән үстерү өчен яраклы сортлар, гибридлар биредә сынала. Яхшы нәтиҗә күрсәткәннәре алдагы елларда үстерү өчен сайлап алына.
Кунаклар Сәфәр авылы тирәсендәге рапс басуын карап, игенчелектә ресурсларны саклау системасы белән эшләү нәтиҗәләрен үз күзләре белән күрде. Ашлыкны, киптереп, саклауга куюның яңа ысуллары белән танышу өчен кунаклар “Август-Мөслим”нең ашлык кабул итү предприятиесенә дә килде. 
Басудагысы түгел, амбардагысы – ашлык, ди халкыбыз. Министр ашлык киптерү комплексларының яңартылып, көчлерәкләренә алыштырылуның әһәмиятен ассызыклады. Предприятиедә ашлыкны яңача саклауга куюга да игътибар итәләр. Бөртеклеләрне җиңсәләргә тутырып саклау – заманча технологияләрнең берсе. Киптерү җайланмалары булмаган хуҗалыклар өчен уңайлы әлеге ысул республикада елдан-ел күбрәк кулланыла. Складлары җитмәгән хуҗалыклар җиңсәләргә бөртеклеләрне сортировка аша үткәреп сала. Бу технология нигезендә ашлыкны басуда да саклап була, ди белгечләр.
Быел уңыш мул булыр дип фаразлана. Кырда эшләү җиңел түгел. Үз өлкәсендә җаваплы булган һәммә кешенең сабырлык белән төгәл итеп башкарылган хезмәтеннән җыела уңышның муллыгы. 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев