Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Уку алдынгылары парадында. ФОТОРЕПОРТАЖ

2018-2019 уку елын гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларның район парадында район башлыгы Рамил Муллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, бакчаларның чыгарылыш төркеме балалары, укучыларның, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, Мөслим халкы катнашты.

Үзәк мәйданга көчле алкышлар астында аяк атлаган 160 уку алдынгысының йөзендә кояш балкый. Парадта Мөслим урта мәктәбеннән – 34, гимназиядән – 44, лицейдан – 22, Тат. Бүләр урта мәктәбеннән – 8, Күбәк урта мәктәбеннән – 19, Михайловкадан – 2, Баектан – 6, Мари Бүләр мәктәбеннән – 4, Түбән Табыннан – 1, Тойгелдедән – 7, Баланлыдан – 1, Олы Чакмактан – 3, Рус Шуганнан – 4, Сал. Мухан мәктәбеннән 1 уку алдынгысы катнашты. Парадны Мөслим урта мәктәбенең “Мөслим йолдызы – 2017”, “Ел укучысы – 2019” титуллары иясе Зилә Биккинина җитәкләде. 
– Укучыларыбыз укуда да, спортта да, фән олимпиадаларында да, төрле конкурс-бәйгеләрдә дә сынатмый. Бүген укучыларыбыз Мөслимебез данын дөнья күләмендә таныта. Без сезнең белән чиксез горурланабыз. Белем чишмәләрегез саекмасын! Укуыгызда да, алдагы тормышыгызда да бары тик уңышлар гына юлдаш булсын! Киләчәктә җирлегебезнең лаеклы гражданнары булыгыз! – диде район башлыгы Рамил Муллин. 
– Баласының яхшы укуы, уңышлары – әти-әни өчен иң зур мәртәбә. Оныгым да катнаша бүген парадта. Күңелдә – шатлык, чиксез горурлык хисләре. Замана белән бергә уку программалары да үзгәрә. БДИ тапшыру гына түгел, бик күп төрле фәнни-тикшеренү эшләре дә башкаралар, түгәрәкләргә дә йөриләр. Балалар бик тиз отып алалар, тиз өйрәнәләр. Киләчәкләре бик өметле, алга таба да сынатмаслар, дип ышанабыз, – диде Мөслимдә яшәүче Наил Борһанов. 
Тантанада район үзәгендәге бакчаларның чыгарылыш төркеме балалары да катнашты. Алар җирлегебезнең табигатен, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, күренекле шәхесләрен яхшы белүләрен күрсәтте. 
– Балаларга белем һәм тәрбиянең нигезе балалар бакчасында салына башлый. Бакча коллективына һәм балаларыбыз белән яратып шөгыльләнгән тәрбияче апаларына рәхмәт. Кызыбыз быел “Күбәләк” балалар бакчасыннан беренче сыйныфка укырга бара. Аның уңышларына чиксез сөенәбез, – ди Дилбәр Шабаева. 
Мөслимлеләрнең рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында булдырылган кагыйдәләрен бакча сабыйлары да бик яхшы үзләштергән. “Мөслим очкыннары” проектының беренче өлешен уңышлы тәмамлаган балалар мөслимлеләр кагыйдәләрен санаганнан соң, Рамил Муллин балаларны “Мөслим очкыннары” исемле беренче дәрәҗә тамга белән бүләкләде. Балалар бакчаларыннан 210 сабыйның күкрәкләрендә балкыган очкыннар кояш нурлары астында тагын да ныграк балкыды. 
– Мөслимебездә яшәү рәхәт булсын өчен район башлыгы зур көч куя. Яшьләргә һәрьяклап үсү өчен уңай шартлар тудыра. Балаларыбыз уңышы ул – район җитәкчелегенең дә уңышы. Киләчәктә дә бербөтен булып яшик һәм эшлик, – диде “Балкыш” балалар думасы спикеры Динар Шәймөхәммәтов. 
Алдынгылар парады “Без булдырабыз” акциясе һәм “Туган як” флешмобы белән төгәлләнде. 

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама