Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Төзекләнә, матурлана йортлар

Быел Татарстанда төзү-төзекләндерү буенча 40лап программа тормышка ашырыла. Безнең районның әлеге программаларның 25ендә катнашуы – зур сөенеч. Алар арасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы аерым урын алып тора.

Программа гамәлгә кергән 2008 елдан башлап, районда 45 йортка капиталь ремонт үтте. Җирлегебездә күпфатирлы 60 йорт булуын исәпләсәң, бу өлкәдә әле эшләрнең шактый булуы аңлашыла. Күпләр игътибар иткәндер: быел Мөслимдәге Пушкин урамының 82нче һәм 84нче йортларында ремонт эшләре башланып китте. Сиксәненче еллар уртасында сафка баскан бу йортларга, түбә алыштыру, су системасын яңартудан кала, ремонт кермәде дисәк тә, хата булмас. Ак силикат кирпечтән салынган өч катлы бу йортларда яшәүчеләр фасад ремонтын зарыгып көтте. 
– Кешене дә бит кыяфәтенә карап каршы алалар. Мөслимгә Әлмәт яклап керүчеләрне безнең йортлар да балкып каршы алыр. Балалар да матурлыкны аңлый бит. Минем балалар бакчасына йөрүче кызым да сөенә бу ремонтка. “Әни, кайчан бетә? Нинди төстә була безнең йорт?” дип сорап йөдәтә. Матурлык белән генә түгел, сыйфатлы да булсын иде инде ремонт. Ныклы материаллар кулланып, булсынга дип эшләсеннәр иде. Өй тышлангач, фатирлар тагын да җылыныр, газ өчен түләү дә кимер, дип өметләнәбез, – ди әлеге йортларның берсендә гомер итүче Екатерина Демьянова. 
– 82 нче йортта кызым белән киявем яши. Капремонт керәсен ишеткәч, без дә бик сөендек. Фатирың эчке яктан ничек кенә уңайлы, җылы булмасын, аның тышкы кыяфәте матур булмаса, эче дә салкындыр төсле. Үзенә күрә кием алыштыру бит инде бу! Йортларыбызның тышкы кыяфәте – Мөслимебез йөзе. Ремонт эшләрендә тоткарлыклар булмас, дип ышанабыз, – ди Мөслимдә гомер итүче Дания Ханова. 
Пушкин һәм Кооператив урамында башланган ремонтны финанслау күләме 8,3 млн сум тәшкил итәчәк. Әлеге йортлар белән бергә Кооператив урамындагы 152а йортында да шушындый ук фасад ремонты башкарылачак. Ремонт эшләрен Мөслимдәге “Строймус” төзелеш оешмасы башкара. 
Торак шартлары яхшырганга, халык бик тә сөенә, әлбәттә. Бу ремонтта үзләренең дә өлеше бар бит! Чөнки финанс республика, район бюджетларыннан һәм халыктан кергән средстволар хисабына формалашкан. 
– Узган ел программа кысаларында алты йортка ремонт ясаган идек. Капиталь ремонт программасы нигезендә эшләү бик отышлы. Быел социаль-мәдәни объектларга да ремонт керәчәк. Шул исәптән Мөслимдәге “Карлыгач” балалар бакчасында да шушы көннәрдә эш башланачак. Чын мәгънәсендә зур ремонт булачак ул. Түбә алыштыру, тышлау, эчке эшләр, бакча территориясен төзекләндерү планлаштырыла, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов. 
Ремонт барышында балаларга да, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә дә вакытлыча кыенлыклар туачак анысы. Ләкин озак та үтмәс, аларны заманча итеп төзекләндерелгән, танымаслык булып үзгәргән бакча каршы алыр. Төзелеш эшләрен башкаручы подрядчы оешмалар куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен дә контрольдә тотсын иде. Төзелешләрдә куркынычсызлык каешларын тагу, башка каска киеп эшләү мәҗбүри таләп булып тора. 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X