Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тотрыклы үсеш арифметикасы

Татарстан Россиянең эчке базарын үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итү өчен куәтле ресурс булдыру үрнәген үз мисалында бөтен илгә күрсәтә.

Россиядә лидерлар рәтендә

Татарстан агросәнәгать комплексының нәтиҗәле моделе республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итә. Татарстан илнең авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә атлый. Шунысы мөһим: республика үзен югары сыйфатлы туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итә. Һәм минималь туклану кәрзиненең бәясе дә Россиядә иң түбәннәрдән санала. Агросәнәгать комплексының югары җитештерүчәнлеккә ия булуы һәм динамикалы үсеше - авылга инвестицияләр юнәлтүне, яңа технологияләр кертүне, хуҗалык итүнең яңа формаларын стимуллаштыруны күздә тотучы дәүләт сәясәте алып баруның, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә, социаль өлкәгә игътибар бирүнең уңай нәтиҗәсе.

Узган ел республикада авыл хуҗалыгында тулай продукция җитештерү күләме 214 млрд сум тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч белән Татарстан, Краснодар, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән кала, Россиядә дүртенче урында бара. Терлекчелек продуктлары җитештерү буенча (109 млрд сум) ил регионнары арасында икенче урында. Татарстанда мөгезле эре терлекләрнең баш саны да иң күбе (1 млн баштан артык). 2015 ел нәтиҗәләрен карасаң, сөт җитештерү күләме һәм бәрәңге җыеп алу буенча Росиядә - икенче, ит җитештерү буенча дүртенче урынны алып тора.

Программалар авыл үсешен күздә тота

Татарстанда күп төрле республика дәүләт программалары, шул исәптән АПК ны техник коралландыру, мелиорация тармагын үстерү, фермаларны капиталь ремонтлау, силос-сенаж траншеяларын төзү программалары тормышка ашырыла. Әлеге программалар нигезендә район авыл хуҗалыгы тармагы да яңарыш кичерә. 2010 елда башланган гаилә фермалары төзелеше дә тукталмый. Бүгенге көндә аларның саны республика буенча 1182 гә җитте. Әлеге фермалар карамагында 114 мең гектар җир исәпләнә, 3500 гә якын кеше үзенә эш урыны тапты. Хуҗалык итүнең әлеге формасы безнең районда да яклау тапты: программа гамәлгә куелганнан бирле 39 гаилә фермасы төзелде. Дәүләтнең сизелерлек ярдәме белән төзелгән гаилә фермалары нигездә сөтчелек һәм ит җитештерү белән шөгыльләнә. Алар арасында әзер продукцияне реализацияләүнең ике як өчен дә файдалы юлларын эзләүчеләр дә бар. Сәетгалиевләрнең һәм Габидуллиннарның гаилә фермасы җитештергән көндәлек сөт, аннан әзерләнгән эремчек, катык һәм кортны Яр Чаллы шәһәренә үк барып сата.

Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итүне күздә тотучы "Лизинг-грант" программасы фермерларга файдалы шартларда техника һәм җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирә. Агрофирмаларның һәм хуҗалыкларның машина-трактор паркы быел гына да 60 млн сумлык яңа техника һәм тагылма корал белән тулыланды. Быелгы уракта да 40х60 программасы нигезендә сатып алынган дүрт комбайн һәм берничә ургыч катнаша.

Агросәнәгать комплексында эшләүчеләр сөтчелек тармагына бирелүче дотацияләрнең, язгы чәчү һәм урып-җыю компаниеләре алдыннан ташламалы бәяләрдән бирелүче ягулык-майлау материалларының, минераль ашламаларның җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга уңай йогынтысын күрә. Быелгы урак алдыннан гына да авыл хуҗалыгы формированиеләренә ташламалы бәяләрдән 1650 тонна ягулык кайтты. Көзге чәчү өчен дә шундый ук ярдәм көтелә.

Һәр дүрт татарстанлының тормышы авыл белән бәйләнгән. Республикада 400 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Аларны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү ТР законы нигезендә башкарыла. Шәхси хуҗалыкларга бирелүче ташламалы кредитлардан ун ел эчендә генә дә һәр дүрт авыл гаиләсе файдаланды. Һәм аның гомуми суммасы 36,8 млрд сум тәшкил итте.

Ил икмәкле булсын өчен

Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу - илдә азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең мөһим гарантиясе. Бүген басу-кырларда эшләүче гади механизатордан алып, белгеч һәм җитәкчегә кадәр шушы хакыйкатьне аңлап, һәр участокта җитештерүчән эшләүне максат итеп куя. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 40 % тан артыгы, ягъни 17650 гектары җыеп алынды. Уракта 75 комбайн катнаша. Алар арасында эш фронты аеруча зур булган хуҗалыкларга читтән ярдәмгә чакыртылган агрегатлар да бар. Бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 27 центнер тәшкил итә. Узган ел бу күрсәткеч 21 центнер иде. Димәк, ашлыкның тулай җыемы да күпкә артыграк булачак. "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында һәр гектардан - 29, "Туган як" агрофирмасында - 28 центнер уңыш чыга. Аграрийлар бодайның икмәк пешерү үзлегенә ия булган югары җилемсәле сортларын үстерүгә өстенлек бирә башлады. Соңгы елларда тармакка шактый кырынлык китергән корылык хуҗалыкларның чәчү структурасына үзгәрешләр кертүне, явымсыз елларда да стабиль уңыш бирүче уҗым культураларының мәйданын арттыруны таләп итә. Шул рәвешле быел районда көзге культураларны былтыргыдан ике тапкырга артыграк, ягъни 20 мең гектарда чәчү планлаштырыла.

"Бүген төп бурыч - авылларга ярдәм итү. Авыл хезмәтчәннәренә яшәү һәм эшләү өчен шартлар булдыру зарури. 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш программасында агросәнәгать комплексы мөһим булып тора. Бу бүген илнең азык-төлек иминлеген саклау өчен дә актуаль", - дигән иде Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов I Бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы кысаларында узган ел Ростов-на-Донуда үткән сессиядә ясаган чыгышында. Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә лидерлар рәтендә атлый икән, димәк, сүз эштән аерылмый.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев