Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тәлгать Абдуллин социаль ипотека фатирлары турында: Беренчел протоколлар гамәлдән чыгарылмый

Хәтерләсәгез, 1 апрель көнне Татарстанның дәүләт торак фонды сайтында чыккан хәбәр социаль ипотека программасы буенча чиратта торучы татарстанлыларны чын мәгънәсендә борчылырга мәҗбүр итте. Бүген исә оешма җитәкчесе Тәлгать Абдуллин әлеге сүзләргә, ниһаять, ачыклык кертте. Билгеле булганча, моңа кадәр социаль ипотека программасы кысаларында күптән көткән фатирларына, ниһаять, лаек булган татарстанлылар белән...

Хәтерләсәгез, 1 апрель көнне Татарстанның дәүләт торак фонды сайтында чыккан хәбәр социаль ипотека программасы буенча чиратта торучы татарстанлыларны чын мәгънәсендә борчылырга мәҗбүр итте. Бүген исә оешма җитәкчесе Тәлгать Абдуллин әлеге сүзләргә, ниһаять, ачыклык кертте.
Билгеле булганча, моңа кадәр социаль ипотека программасы кысаларында күптән көткән фатирларына, ниһаять, лаек булган татарстанлылар белән беренчел протокол төзелә иде. Әлеге документ халыкка, йорт төзелеп беткәч, биредәге фатир һичшиксез аныкы булачак дигән гарантия бирде. Якынча бер атна элек исә дәүләт торак фонды үзенең сайты аша халыкка социаль ипотека программасы буенча төзелә торган, тик әлегә кулланылышка тапшырылмаган барча йортлардан фатирлар сайлау мөмкинлеге булу турында хәбәр итте. Әлеге карарны алар фатирларга лаек булган затлар арасында беренчел протоколларны өзәргә теләүчеләрнең күп булуы белән аңлатты.
Бу яңалыкның халык арасында шау-шу уятачагы көн кебек ачык иде. Ник дигәндә, дәүләт торак фонды белән беренчел протоколлар төзегән халыкның күбесе фатирлы булуларына сөенеп туя алмаган татарстанлылар булуы сүзсез дә аңлашыла.
Бер атна билгесезлектән соң дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин бу мәсьәләгә, ниһаять, ачыклык кертте.
- Социаль ипотека программасы буенча фатир җиңгән халык белән төзелгән беренчел протоколлар гамәлдән чыгарылмаячак. Шул рәвешле, әлеге фатирларны алар үзләренеке дип саный ала. Ә инде фатирга лаек булып та, аңардан риза булмаучыларга без яңа фатир сайлау мөмкинлеге бирә алмыйбыз, - дип ассызыклады җитәкче.
Тагын бер хәбәр: шушы көннәрдә фатирларны уйнату буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керәчәк. Фатирларны төзелеп беткән йортны кулланышка тапшырырга 30 көн кала гына бүләчәкләр. Бу мәгълүмат әлеге дәүләт программасына катнашучыларның шәхси битендә урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X