Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үткәннәрдән бүгенгегә кадәр

Данлыклы пионерлар оешмасы комсомолларның Бөтенроссия конференциясе карары нигезендә, 1922 нче елның 19 маенда оеша. 1924 елга кадәр Спартак исемен йөртә. В.И. Ленин үлгәннән соң, исемен мәңгеләштерү максатыннан йөзеннән, оешмага бөек юлбашчы исеме бирелә. Һәр чорның үз үзенчәлекләре, үз юнәлешләре була.

Безнең, урта буын вәкилләренең күңелләрендә пионерия якты, матур истәлек булып уелып калды. Пионер сафларына кергәнче олы абый-апаларның галстук тагып йөргәннәреннән ак көнләшү белән көнләшә идек. Ленин туган көнне,ягъни 22 апрельдә безнең дә муеннарыбызга кызыл галстук бәйләделәр. Белсәгез иде шул вакытта күңелне нинди горурлык хисе биләп алганын!

Пионерлар сафына кергәч, отряд, дружина җыеннары үткәрдек, төрле акцияләрдә, металл, макулатура, көл җыюда катнаштык, тимурчылык, шефлык эшләрендә башлап йөрдек, пионерлар туган көнен зурлап бәйрәм иттек.

90 нчы елларда илдә башланган үзгәрешләр пионерлар оешмасына да байтак кына төзәтмәләр кертте. Яңа төр юнәлешләр тәкъдим ителмәсә дә, шактый гына үзгәрешләр булды. Октябрятлар урынына - эзтабарлар, пионерларга алмашка - варислар, әйдаманнар урынына - педагог-оештыручылар барлыкка килде, пионер оешмасы варислар берлеге дип үзгәртелде. Асылда шул ук эшләр башкарылса да, еллар үтү белән варислар оешмасы әгъзалары яңа юнәлешләр белән дә эшли башладылар. Педагог-оештыручыларның да эш-мәшәкатьләре күпкә артты. Мәктәп һәм районкүләм оештырылган чаралардан тыш, республика фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан җиткерелгән бик күп бәйге, акция, смотрларда да катнашырга кирәк. Аның өчен тулы штатта эшләп, бөтен вакытыңны һәм көченңне шуңа юнәлтергә кирәк. Кайчандыр бу чыннан да шулай иде. Соңгы елларда мәктәпләрдә оптимизация җилләре исеп,кыскартулар башлангач, иң беренче педагог-оештыручылардан башладылар. Башта ярты штатка калдырдылар, бераздан гомумән бетерделәр. Кызганыч, бу уку елында райондагы 23 мәктәптә нибары 4 педагог-оештыручы эшләде. Димәк, балалар оешмасы эшчәнлеге әкренләп сүнә, сүрелә дигән сүз. Берничә елдан эзтабар, варис дигән төшенчәләр тарих битләрендә генә калмасмы соң? Ә бәлки алар урынына алмашка яшь буын рухына туры килә торган башка юнәлешләр, оешмалар барлыкка килер? Ничек кенә булса да, киләчәктә үзгәрешләр яхшы якка булсын дигән теләктә калабыз.

Пионер ветераннарын, бүгенге көндә аларның эшләрен дәвам итүче варисларыбызны тарихи бәйрәм - пионерлар туган көне белән котлыйбыз. Һәр эштә башлап йөрүче, кечкенәләрнең дусты, өлкәннәрнең ярдәмчесе булган , "Без һәрвакыт әзер!" дигән пионерлар шигаренә тугры калып, буыннар дәвамчысы булып яшәгез һәм эшләгез!

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама