Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Татарстан синоптиклары: быел июнь ае Татарстанда аномаль салкын булмады

Республика синоптиклары билгеләвенчә, 2013 елның июнь ае салкынрак булган, дип яза "Татар-информ".

Татарстан синоптиклары фикеренчә, июнь ае республикада ул кадәр үк салкын булмаган.

Уртача айлык температура июньдә төбәк буенча 16,9 градус җылылыкны тәшкил иткән, ә республика буенча ул якынча 15 градус булган. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина җиткерә.

"2013 елның июнь ае салкынрак иде. Ул чакта температура норма буенча 16,9 градус булганда, бездә бары 13,4 градус тәшкил итте", - дип аңлата белгеч. 2000 еллар башына кадәр июньнең салкын булуы еш күзәтелгән.

Дөрес, XXI гасырда вазгыять үзгәргән. "2006, 2010, 2015 елларада июнь аенда температура уртача 20-21 градус булды, бу нормадан 3-4 градуска югарырак иде", - ди Трущина.

Искәртеп үтик, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә Көнбатыш Европа һәм Себердәге кызу һава торышы безнең төбәккә дә килергә мөмкин, әмма моның кайчан буласы әлегә билгесез, дип җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев