Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Татарстан кроссына мөслимлеләр дә кушылды (фоторепортаж)

“Халыклар кроссы-2022” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында оештырылган “Татарстан кроссы” спорт бәйрәмендә мөслимлеләр актив катнашты. “Яшьлек” спорт комплексына балалар, өлкәннәр җыелды. Биредә, “Йөгерү гармониясе” Халыкара факел эстафетасы командасы белән истәлеккә фотога төшәргә дә мөмкин иде.

Музыка астында тәнне язып алганнан соң район башлыгы Альберт Хуҗин спорт бәйрәмен ачты. Район башлыгы кросста катнашучыларны, “Йөгерү гармониясе” командасын, гомумән, спортны үз итүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.
– Бүген – истәлекле көн. Халыкара факел эстафетасы нәкъ менә безнең район аша уза. Йөгерешчеләрнең максаты безнең максат белән тәңгәл: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, мөнәсәбәтләрдә гармония, милләтләр дуслыгын саклау. “Гармония йөгереше” маршрутының Мөслим районы аша узуына без бик шат һәм рәхмәтле, – диде Альберт Хуҗин һәм сәламәт тормыш алып барырга чакырды.
Халыкара факел эстафетасы командасы капитаны Денис Лазарев үзләре белән таныштырды. “Бу гади йөгерү түгел, бу – искиткеч сәяхәт! Без яктылыкка һәм игелеккә омтылабыз. Ил-көннәрнең тыныч булуы һәрберебездән тора. Бердәм булганда дөньяда яшәү җиңел һәм күңелле!” – диде кунаклар.
Денис Лазарев район башлыгы Альберт Хуҗинга, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдиновага, спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровка Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
Йөгерү эстафетасына “Йөгерү гармониясе” белән берлектә район хакимиятендә эшләүчеләр старт бирде. Район байрагын югары күтәреп, һәркем 400 метр дистанцияне йөгереп узды. Өлкәннәр белән бергә әлеге дистанцияне мәктәп укучылары да үтте.
– Сәламәт тәндә – сәламәт акыл дигән әйтем нигезендә яшәргә тырышабыз. Иртән гимнастика ясыйбыз, җәяү йөрүне дә арткы планга куймыйбыз. Бассейнга да бик теләп йөрибез, – ди “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова.
Нәкъ шулай. Елга бер тапкыр кросста катнашып, бер километр араны узу – спорт белән шөгыльләнү, дигән сүз түгел. Сәламәт яшәү рәвеше ялкаулыкны, кирелекне җиңеп, һәр иртәдә гимнастика ясаудан, көн саен җәяү йөрүдән, вакытны кызганмыйча бассейнга йөрүдән башлана. Бүгеннән башлап бөтенебез дә сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк әле. Сәламәтлек үзебезгә кирәк бит.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев