Татар телен руслар да ярата!
Арчада рус милләтеннән булган тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе узды
Конкурста 17 тәрбияче көч сынашты. Җиңүчеләр арасында мөслимлеләр дә бар.
Мөслимнең “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе Екатерина Ускова әлеге бәйгедә беренче урынны яулады һәм җиңүче дипломы белән сертификатка лаек булды. Екатерина – Яр Чаллы кызы, мәктәпне тәмамлагач, педагогия көллиятендә укый.
– Татарстанда яшибез икән, без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Рус милләтеннән булсам да, татар телендә хезмәт күрсәтеп, җиңү яулавыма сөендем. Кечкенәдән тәрбияче булырга кызыга идем. Сыйныфташларым, дусларым бу һөнәрдән курыксалар да, миңа, нишләптер, бик якын иде ул. Әнигә ике сеңлемне карауда ярдәм иттем. Мәктәпне тәмамлаганда: “Кайда укыйм?” – дигән сорау булмады. “Тәрбияче булам! Балалар тәрбиялим!” дигән уй белән педагогия көллиятенә кердем, – ди Екатерина.
Көллиятне тәмамлагач, Яр Чаллы педагогия институтының мәктәпкәчә тәрбия факультетына укырга керә. Параллель рәвештә Яр Чаллыдагы 71 санлы “Кораблик” балалар бакчасына эшкә урнаша. 2019 елда Катя Мөслим егете Демьян белән гаилә кора. Декрет ялына чыккач, иренең туган ягы Мөслимгә күченеп кайталар. Декреттан соң Екатерина Ускова “Күбәләк” балалар бакчасына рус телчесе булып эшкә урнаша. 3 яшьлек уллары Михаил да шушы бакчада тәрбияләнә.
– Татар халкы мине элек-электән юмартлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге белән таң калдырып килде. Тормыш иптәшемнең әнисе Земфира да – татар кызы. Әнинең уңганлыгына, пөхтәлегенә сокланам. Татар телен бик теләп өйрәнәм! Татар телендә аралашу – моңлы җыр кебек. Бәйгедә дә үземне бик иркен хис иттем. “Мин – шәхес” темасына презентация күрсәтү, балалар белән “Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм” исемле тематик чара үткәрүдә, “Тәрҗемә ит!” һәм иҗади бәйгеләрдә беренче булуымда кайнанамның да роле зур, – ди Екатерина.
Сабыйлар тәрбияче Екатерина Усковадан күзләрен дә алмыйча, йотлыгып дәрес тыңлыйлар, күмәк уеннарда катнашалар, дидактик һәм логик биремнәрне чишәләр.Берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч уеннарның балаларга ошавы күренеп тора. Тәрбияче үзе дә балалар белән тиңләшеп, алар белән уйный, алар тормышы белән яши.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 20 декабрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев