Мөслим-информ

Асфальт юлдан йөриячәкбез

Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим юл төзү-ремонтлау участогы эшчеләре Тат. Бүләр һәм Үрәзмәт авыллары арасындагы 4 км озынлыгындагы юлга асфальт түшәде.

“Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим юл төзү-ремонтлау участогы эшчеләре Тат. Бүләр һәм Үрәзмәт авыллары арасындагы 4 км озынлыгындагы юлга асфальт түшәде. Иске Сәет авылына да асфальт юл керде. Юлчылар озакламый Тат. Бүләр һәм Үрәзмәт авылы урамнарына да асфальт җәячәк. Татавтодорлылар бер үк вакытта Мөслим-Иске Карамалы юнәлешендәге узган ел яңартылган 4 км озынлыгындагы юлга икенче кат асфальт түши, су агышы юлларына бетон җәя. Әлеге эшләр республика бюджеты хисабына башкарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: