Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тарихи һәм истәлекле елга аяк бастык

2020 ел республикабыз өчен дә, илебез өчен дә тарихи истәлекләр елы булачак. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Ил башлыгы Владимир Путин Русиядә Хәтер һәм дан елын үткәрү турындагы указга кул куйды. Димәк, тарихи истәлекләрне яңарту, тарихи вакыйгаларны тагын бер кат барлау елы булачак.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әлеге мөһим вакыйгаларга багышланган акция һәм чараларны беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Партиянең төбәк бүлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан котлау акциясе игълан иткән иде. Акциягә партиянең Мөслим җирле һәм башлангыч бүлекләре дә актив кушылды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова җитәкчелегендәге делегация Мәлләтамак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Миңнемөхәмәт Хәлиуллин янына барды. Делегация составында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, партиянең “Яшь гвардия” хәрәкәте җитәкчесе Айсылу Мадьярова һәм лицейның уку алдынгылары килде. Алар ветеран белән җанлы әңгәмә корды. Миңнемөхәмәт ага сугышта күргәннәре һәм хезмәт юлы турында сөйләде. 
Миңнемөхәмәт Хәлиуллин сугышка 17 яшендә – 1943нче елның 7 ноябрендә чакырыла. Аларны Омск өлкәсе Ялторовский шәһәрендә алты ай полк мәктәбендә сугышка әзерлиләр. Ул чорларны ветеран болай дип искә ала: 
– Полк мәктәбен кече сержант булып тәмамладым һәм зенитный часть белән Мәскәү янындагы сугышка кердем. 1944нче елның апрелендә Казанга кайтардылар. Бер ай 40нчы полкта хезмәт иттем. Аннан Нарофоминскийга киттек. Анда зенит установкасында атарга өйрәттеләр. 1944нче елның сентябрь башында Молдавия аркылы Украина җиренә киттек. Шулай итеп өченче Украина фронтына килеп эләктем. Бер төндә, тревога белән уятып, сугышка кертеп җибәрделәр. Безгә Дунай елгасы аша салынган понтон күперне саклау бурычы куелды. Күпер аша сугышчыларны, техниканы чыгардык. Немец самолетлары күперне бомбага тотып кына тора. Шуңа да карамастан, стратегик әһәмиятле объектны саклап кала алдык. 
Әлеге батырлыгы өчен Миңнемөхәмәт Хәлиуллин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугышчы 1945нче елның 18 гыйнварында Будапештта барган бәрелешләр вакытында каты яралана. Аны санчастька озаталар, операция ясыйлар. Госпитальдә алты ай дәваланганнан соң, эвакуацияләнеп, Румыниянең Констанцы шәһәренә озатыла. Аларны корабль белән Кара диңгез аша Днепродзержинск шәһәренә алып кайталар. 
Фронтовик 1945нче елның Сабантуй бәйрәме алдыннан туган авылына кайтып җитә. Ветеран колхозда тырыш хезмәт куя, төрле җаваплы вазыйфалар башкара. 
Миңнемөхәмәт ага бүген дә ил-көн яңалыклары белән танышып бара, газета укый, хәл-әхвәл белешергә керүчеләр белән гәп корырга ярата. Ни кызганыч, бүген сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән, аның тере шаһитлары булган фронтовиклар, ул чорның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл ветераннарының саны гына көннән-көн кими бара. 2020 елның тарихи истәлекләрне саклау һәм яңарту елы буларак билгеләнүе зур мәгънәгә ия. Үткәнебезнең данлы елларын киләчәк буыннарга тапшыру өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ачыла. 
Фәридә Гайнетдинова. 
Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев