Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тамчы-тамчы күл булыр

Мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара. Яңа уку елы якынлашканда бу тагын да ачыграк күренә кебек. Чөнки нәкъ шушы вакытта “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт ала, август ае елның-елында киләчәк буын турында кайгырту билгесе астында уза.

2007 елда республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланып киткән игелек акциясе җирлегебездә дә киң яклау тапты. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе республика буенча 10-25 август көннәрендә узачак. Районда ул шактый алдан башланып китте.

Укучы булырга атлыгып торучы сабыйлар да, озын-озак ялларда мәктәпне сагынып өлгергән укучылар да 1 сентябрь көнен зарыгып көтә. Белем көнендә һәр баланың өр-яңа форма киясе, матур сумка тотасы, гомумән, иң-иң буласы килә. Бу – табигый. Ләкин теләк – бер нәрсә, мөмкинлек – башка. Һәр ата-ана да баласын мәктәпкә энәдән-җептән әзерләп озата алмаска мөмкин. Арабызда төрле гаиләләр бар бит: муллык-барлык белән яшәүчеләр белән бергә очын-очка ялгаучылар да, ишле балалы һәм тулы булмаган гаиләләр дә, асоциаль тормыш алып баручылар да. Бер генә бала да яшьтәшләре арасында ким-хур булмасын, яңа уку елын яхшы кәеф, күтәренке күңел белән башлап җибәрсен өчен үткәрелә әлеге игелек акциясе. Аңа әзерлек районда күптән башланды. 
– Иң элек адреслы ярдәм күрсәтү өчен мохтаҗ балалар исемлеген булдырдык. Бу эшне укытучылар, мәктәп директорлары, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләр белән эшләү бүлеге белгечләре белән бергәләп башкардык. Шул рәвешле быел 100дән артык балага мәктәп кирәк-яраклары алуда булышу күздә тотыла, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лениза Галимова. 
Чара беренче елларда зур залларда киң җәмәгатьчелек катнашында уздырыла иде. Аның беренче этабы белем йортларына яңа гына аяк басучылар өчен булса, икенче этабында 2 класстан башлап, 11 класс укучыларына кадәр оештырылды ярдәм. Оешма-предприятие вәкилләре һәм игелекле райондашларыбыз конкрет балага ярдәм күрсәтте. Кемдер – мәктәп формасы, кемдер – спорт киеме, кемдер – канцелярия әйберләре һәм уку әсбаплары тутырылган букча белән. Соңгы берничә елда ярдәм башка форматта күрсәтелә башлады. Оешмалардан, шәхси эшмәкәрләрдән һәм физик затлардан кергән акча бергә туплана. Һәр балага 2шәр мең сумлык сертификат бирелә. Әлеге сертификатта район үзәгендәге “Сөмбелә”, “Азалия”, “Лимонад” яки “Московская ярмарка” кибетенең берсе язылган. Укучыга кирәк-яракны шуннан барып аласы була. Сүз уңаеннан, әлеге кибетләр, акциягә актив кушылып, 4әр мең сумлык акчалата ярдәм дә күрсәткән. 
Кайбер оешмалар һәм аерым гражданнар, исемлектән берничә баланы сайлап алып, ярдәмне турыдан-туры үзләре күрсәтә икән. Район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев әнә берьюлы дүрт баланы уку кирәк-яраклары тутырылган сумка белән сөендерергә уйлаган. Моннан тыш оешмадагы бер хезмәткәрнең баласына да ярдәм итәчәк. 
Үрнәк алырлык игелек ияләре җитәрлек бездә. “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов узган ел 10 балага 10ар мең сумлык ярдәм күрсәткән. Әлеге балаларны, әти-әниләре белән бергә чәй өстәле артында кунак итеп, компаниянең эшчәнлеге белән таныштырган, күчтәнәч пакетлары һәм бүләкләр белән дә куандырган (рәсемдә). 
Чараны оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, быел игелек акциясенә район мәдәният бүлеге, Пенсия фондының район бүлекчәсе, “Август-Мөслим” җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесе, район электр элемтәсе узелы, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте, лицей, Мөслимдәге “Карлыгач”, “Ләйсән”, “Миләшкәй” балалар бакчалары коллективлары беренчеләрдән булып кушылган. Алар арасында аерым җитәкчеләр дә бар. Авыл җирлекләре башлыклары исә өстәмә рәвештә үз җирлекләрендә яшәүче мохтаҗларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәргә ниятли. Адым-адым – юл булыр, тамчы-тамчы – күл булыр, ди халык. Мохтаҗларны игелекле гамәлләребез белән сөендерергә ашыгыйк! 
Әлфинур НОГМАНОВА. 
Фото – “Агромастер” компаниясе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев