Мөслим-информ

Тагын ярдәм килде!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә старт алган “Ярдәм янәшә!” проектының икенче этабы бара.

Проект коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чорында катлаулы тормыш хәлендә калган һәм аеруча мохтаҗлык кичергән гаиләләргә азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота. Башкаладан Мөслимгә 273 данә азык-төлек җыелмасы кайтты. Аларны адресатларына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы төзегән исемлекләр буенча волонтерлар һәм активистлар таратты. Мондый ярдәм июнь аенда ике тапкыр килер дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: