Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Табышлы культураларга мәйдан зур

Районда быел бөртек өчен 2203 гектарда – көнбагыш, 1103 гектарда кукуруз үстерелгән иде. Әлеге культуралар “Август-Мөслим” “Туган як” агрофирмаларында һәм “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында игелде. Аларны суктыру тулысынча төгәлләнде.

Быел “Август-Мөслим” агрофирмасы беренче тапкыр кукурузны бөртек өчен үстерде. Гектарыннан уртача 50 центнер уңыш алу бурычы кулелган булса, уңыш көтелгәннән күпкә югары булган.

– Кукурузны бөртек өчен игү тәҗрибәсе булмаса да, аны үстерү һәм җыеп алу технологиясе артык катлаулы булды димәс идем. Аның дүрт төрле сортын чәчкән идек. Кайсы яшел массаны күбрәк бирә, кайсы бөртек өчен әйбәт икәнен сынау өчен. Вегетация чорында чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртелде. Кукурузны бөртек өчен киләсе елда да 1000 гектарда игәргә планлаштырабыз, – агрофирма агрономы Рәсим Мөхәммәтдинов.

Олы юл буенда саргаеп утырган кукуруз басуларын күргәч, күпләр агрофирманың урагы соңара дигән фикер белән йөргәндер. Технологик таләпләр нигезендә кукуруз суктыруга сабак һәм яфраклары кибеп-саргаеп, чәкәннәр тулысынча өлгергәч кенә керешәләр икән. Республиканың кайбер районнарында аны кышка калдырып, май аенда суктыручылар да бар. Болай эшләгәндә бөртекне саклау проблемасы булмый икән.

Кукурузны “Торум” комбайннарында Марат Нуриев белән Марат Димиев суктырган (язын кукурузны чәчүче дә алар). Һәр гектардан уртача 64,9 центнер уңыш җыеп алынган. Бөртекләрне “Корн-крекер” агрегаты аша үткәреп, 60 озынлыктагы 100 тонна сыйдырышлы полимер җиңсәләргә турып куйганнар. Кукуруз бөртеге – кышлату чорында терлекләргә, аеруча савым сыерларына менә дигән, туклыклы ризык.

– Савым сыерлары рационында кукуруз оны 3әр килограмм урын алып тора. Аксымга һәм шикәргә бай азык сыерларның продуктлылыгын шактый арттырырга мөмкинлек бирә. Сөтнең майлылыгы да күтәрелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Илгиз Бәширов.

Августлылар быел беренче тапкыр көнбагышны да бөртек өчен үстереп карады. Бу культураның мул уңыш бирүче корылыкка чыдам “Санай” һәм “Тристан” чит ил сортларын 1214 гектарда үстерделәр. Үрәзмәт һәм Карамалы бүлекчәләрендә үстерелгән көнбагыш һәр гектардан уртача 19 центнер уңыш биргән. Бу төр культураны игү һәм җыеп алуда эшләгән тырыш игенчеләрне исемләү дә кирәктер. Чәчүдә Марат Димиев, Илнар Исламов, Мөдәррис Каюмов, Марат Нуриев эшләгән. Наил Шәрипов, Динар Муллин, Алмаз Шәрипов көнбагышны “Тукано” комбайннарында суктырган. Ленар Гайнанов, Мөдәррис Каюмов, Ленар Муллашев, Әскәр Зиннәтуллин бөртек ташуда эшләгән.

– Көнбагышны элеваторда киптерәбез. Бөртекләрне калибрлап, кондициягә китергәннән соң, сатарга ниятлибез. Киләсе елда агрофирманың чәчү структурасында көнбагышка 2000 гектар мәйдан биреләчәк, – ди Рәсим Мөхәммәтдинов.

Безнең җирлектә нигездә силос салу өчен игелгән кукуруз кыйммәтле бөртекле азык буларак та билгеле. Кукуруз бөртеге терлекчелек тармагы өчен катнаш һәм концентрат азык әзерләү өчен яхшы чимал санала. Моннан тыш кукуруздан он, ярма, кукуруз мае, крахмал-патока, сыра һәм спирт, ягулык-майлау материаллары да ясыйлар.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X