Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“Табыш алу өчен түгел”

Ирек Хәмәдишинны казчылык белән шөгыльләнүче фермер буларак беләбез. Каз фермалары икътисади яктан отышлы. Әмма, бизнестан тыш, һәр кешенең яраткан шөгыле дә була. Хәмәдишиннар Баектагы шәхси хуҗалыкларында декоратив кошлар үстерә.

Фазаннарның кайбер токымнарын махсус ит өчен үстерәләр. Хәмәдишиннарның шәхси хуҗалыгында әлеге кошларның декоратив төрләре генә яши. Биредә фазаннарның берничә төре бар: көмеш фазан, алтын фазан, лимон фазаны, король фазаннары. Ике төр, буталып, катнаш токымлы фазан да чыккан. Һәр токым үзенчәлекле, күз явын алырлык матур. Әмма бу кыргый кошларның холыклары агрессив: бер-берсе белән сугышалар, ашарга салганда хуҗасына да ташланырга мөмкиннәр. Читлекне ачык калдырсаң, очып та китәләр.

– Фазаннар күп ашамый. Төрле ярмалардан торган катнаш азык бирәбез. Күп еллар кошчылык белән шөгыльләнгәч, фазаннарга азык әзерләү белән проблема юк. Кыргый булгач, кышны да җиңел кичерә кошлар. Авырмыйлар диярлек. Өч ай саен кошлар эчендәге кортларны гына кудырып торырга кирәк, – ди Индира Хәмәдишина.

Ике ел үтеп, фазаннар ана булырга “әзер” булгач, Хәмәдәшиннар, йомыркаларны җыеп алып, инкубаторда 200ләп чеби чыгара. Ләкин ул вакытта алар чебиләрне дус-ишләренә тарата, бүләк итә. Кошларның хәзер дә чеби чыгара торган вакыты. Һәр почмакта диярлек ана фазан утыра. Чебиләр 25-30 көн эчендә чыга. (Чагыштыру өчен, тавык 21 көн утыра). Фазаннарның йомыркаларын теләсә кая салып калдыру гадәте бар. Хуҗалар аларны җыеп алып, инкубаторга урнаштыра. Әле Сабантуй чорында гына яңа чебешләр чыккан.

Олы фазаннарны өч ел элек 2700-3000 сумнан алып кайтканнар. Хәмәдишиннар аларны бизнес өчен түгел, шөгыль буларак кына үрчетә.

– Мин рәссам бит, матурлык яратам. Кошларның матурлыгына сокланам. Фазаннар әз ашый, минималь хезмәт таләп итә. Эштән кайткач, берәр сәгатькә кошлар янына чыгып, сокланып керәм, – ди Ирек Хәмәдишин.

Хуҗалыкта тавис кошлары (павлиннар) да яши. Аларны фазаннар белән берьюлы Башкортостаннан алып кайтканнар. Тависларны койрыгыннан таныйбыз. Әмма матур койрык ата тависларга гына хас: алар аның белән ана кошларның игътибарын җәлеп итә. Тавис койрыгын өч яшь тулгач кына җәя – үсеп җиткәннәрен сабырлык белән көтәргә кирәк. Койрык җәя торган тавис 15 мең сум тора.

“Тавислар иртән каты итеп кычкыра, күрше-тирәне борчып бетерә. Үзебез дә уянабыз инде”, – ди Индира ханым.

“Декоратив кошлар кыш көне туңмыймы?” – дип сораучылар булыр. Тавислар түбән температураны җиңел кичерә. 40 градуска кадәр суытканда кошларны читлеккә ябалар.

Хәмәдишиннар хуҗалыгында төрле төсләрдәге мандарин үрдәген дә күрергә була. Бу кечкенә кошлар чыгышы белән – Көнчыгыш Азиядән. Үрдәкләр моңа кадәр парлы булган, ләкин ана үрдәк чыгып качкан. Мандарин үрдәге җәйгә таба сокланып туймаслык матур төсләргә керә.

Тавыкларны да аерым билгеләп үтәргә кирәк . Хуҗалыкта виандот токымлы кара тавыклар һәм барневельдер токымлы көрән тавыклар да бар.

– Узган ел инкубаторда утызга якын токымлы чеби чыгардык. Берәүнең эте кереп, яртысын буган. Кызганыч булды, – ди Индира ханым. Ишегалдына керү белән горур холмогор казларын күрергә була.

– Ике ана, бер ата холмогор казын былтыр Белгородтан алып кайттык. Йомыркаларын җыеп алып, җиде бәбкә чыгардык. Холмогор казы – токымлы каз. Гадәттә аны башка токым чыгарыр өчен кулланалар. Тамагында асылынып торган тиресе сакалны хәтерләтә, аякларында да бизәкләре бар. Холмогор кыйбат йөри. Алар агрессив, усал була, бәбкәләрен нык саклыйлар, кешене якын китермиләр. Холмогор казы икътисади яктан кулай түгел. Безнең фермаларда исә линда токымлы казлар үрчетелә. Анысы сәнәгать өчен махсус чыгарылган токым, – ди Ирек әфәнде.

Хәмәдишиннар холмогор казларын үрчетергә исәпли, әмма сәнәгать масштабында түгел – шәхси хуҗалык өчен генә. Гомумән, хуҗалыкта күрер, сокланыр нәрсәләр күп. Декоратив кошларны авылга кайткан кунаклар да кереп карый икән. Әле күптән түгел тасмалы казлар (ленточные гуси) да алып кайтканнар. Аларның каурыйлары бөдрә була. Бөдрә казларны бөтен кешенең дә күргәне юктыр. Бу – район өчен тагын бер яңалык.

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев