Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Суперфинал ярышлары узды

2 февраль көнне башланган спартакиадада, барлыгы 35 оешма 15 командага бүленеп 5 атна буе көчләрен сынады.

9 март көнне,Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре, оешма һәм предприятиеләре арасында XXIX кышкы спартакиаданың суперфинал ярышлары үтте. 2 февраль көнне башланган спартакиадада, барлыгы 35 оешма 15 командага бүленеп 5 атна буе көчләрен сынады.
суперфинал оешма һәм авыл җирлекләре финалларында беренче,икенче урын яулаган командалар чыккан иде. Ул-район эчке эшләр бүлеге командасы, гимназия, Әмәкәй һәм Метрәй авыл җирлекләре.
Спартакиаданың ябу тантанасы Чаллыдан килгән гимнастка чыгышы белән  башланып китте. Соңыннан  Район башлыгының урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы уенчыларга уңышлар теләп ярышларны тантаналы рәвештә ачып җибәрде.Бәйрәмнең бизәге булып "Тукай егетләре" бию ансамбленең чыгышы булды.
Көн дәвамында волейбол, мини-футбол, йөзү, өстәл теннисы, бадминтон уеннары буенча җиңүчеләр билгеләнде. Быел, Мөслим муниципаль районының XXIX кышкы спартакиаданың суперфиналда абсолют җиңүче булып район эчке эшләр бүлеге командасы калды.
Метрәй һәм Әмәкәй авыл җирлекләре 2-3 урыннарда,4 урында гимназия командасы.
Райондашларыбыз арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны күп булу безне сөендерә.  Икенче елга юбилейный XXX Спартакиада узачак.Командалар һәм катнашучылар тагын да күбәер һәм шулай ук актив булырлар дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X