Мөслим-информ

Мөслимнең кайбер хуҗалыклары суга интегә

Җәйнең бөтен ямен сусызлык проблемасы боза. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бигрәк тә җәфалана.

Җәйнең бөтен ямен сусызлык проблемасы боза. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бигрәк тә җәфалана.

Менә өч көн инде төштән соң краннардан тамчы да су акмый. Халык йоклап беткәч, төнге 11ләр тулгач кына килә башлый су. Йортыбызда бәби көткән әниләр дә, кечкенә сабыйлар да, әби-бабайлар да бар бит! Безгә нишләргә?! – дип шалтыратты Мөслимнең Кооператив урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәүче Ләйсирә апа.

Халыкның канәгатьсезлеге аңлашыла да. Кайнарлык 40 градуска җиткән көннәрдә бит-кулны юарлык та су булмасын әле!

Бу җәйдәге су проблемасы критик ноктасына җитте. Көн саен район үзәгенә Ташлыяр чишмәсеннән 1440 кубометр су килә. Моннан тыш Мөслимдәге дүрт скважинадан 960 кубометр су алына. Тәүлегенә 2400 кубометр су аз түгел бит! (Кышын нибары 600 кубометр гына су файдаланыла). Халыкка уңайлы булсын дип, Ташлыяр чишмәсеннән килүче суның күләме арттырылды. Ләкин проблема кала бирә. Чөнки халык суны кирәксә-кирәкмәсә дә агыза. Теләсә ничек тота. Бер кеше бакчасына су сипсә, ун кеше сусыз кала дигән сүз! Кооператив урамындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр сусызлыкка үзләре гаепле. Көн дәвамында бакчаларындагы яшелчәләренә, җиләк-җимешкә сипкәч, ул суны ничек җиткермәк кирәк?! Бакчаларына су сипкән апаларга кисәтү ясагач, аңлагандай булып, өйләренә кереп киттеләр. Унбиш минуттан әйләнеп килүемә ни күрим – тагын шул ук апалар су агыза. Безнең халык, нигәдер, яхшылап әйткәнне аңламый. Кисәтүне кабул итмиләр. Суга счетчик буенча түләгәч, артык басым да ясап булмый. Ләкин кешелеклелек сыйфатлары югалмасын иде. Бер-беребезгә битараф булмасак, бу проблема читләтеп тә үтәр иде, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Кыяметдинов.

Авыл җирлекләрендә су проблемасы халыкның үзәгенә үткән дип беләбез. Исәнсеф, Әмәкәй, Мәлләтамак җирлекләреннән бертуктаусыз зарланып шалтыраталар. Шулай да, аларның зары урынлымы икән дип, тикшерергә булдык. Исәнсеф, Тат. Бүләр авылларында проблема булса да, Әмәкәй авылында “суга интегәбез” диюләре дөреслеккә туры килмәде.

– Суның иң соңгы ноктасы безгә килә. Йортыбыз түбәндә утыра. Аллага шөкер, суга интеккән юк. Су челтәрен, насосларын карап торудандыр инде ул, – ди Роза апа Шәйхуллина.

Ташлыяр авылыннан да “су юк” дигән хәбәр килгән иде. Бүген бу мәсьәлә хәл итлгән дип беләбез.

– Берничә гаилә җыелып, авыл җирлеге ярдәменнән башка гына сулы итте дә куйды безне. Мәктәп янындагы территориядә кайчан карама су агып ята иде. Аның исраф булып ятуын күреп, җиң сызганып эшкә дә керештеләр, ясап та куйдылар. Булдырдылар! – дип сөенеп шалтыраттылар Ташлыяр авылыннан.

– Эссе көннәрдә ихаталарындагы коеларында су беткән шәхси хуҗалыклар да булды. Яңа микрорайоннарда җир участоклары алып эш башлау белән, халык иң элек кое кага башлый. Көненә оешмага 5-10 кеше су кертү өчен документлар күтәреп килә. Судан файдаланучы абонентлар саны артканнан арта бара, – ди Илшат Кыяметдинов.

Суның кадере чишмә корыгач беленә дип, юкка әйтмиләрдер ул. Нәрсәгә барып тотынсаң да, су кирәк! Аны әрәм итмичә, кирәк өчен генә кулланырга өйрәник, җәмәгать!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: