Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Советлар Союзы Герое Петр Днепровка багышланган волейбол ярышлары узды

5 декабрь көнне Рус Шуган мәктәбе базасында 23 нче тапкыр Советлар Союзы Герое Петр Днепров призына районара волейбол ярышлары уздырылган. Турнир якын -тирә районнардан килгән 12 иң көчле команданы җыйган. Каты, әмма гадел көрәштә Азнакай районы Чалпы авылыннан килгән командалар 1, 2 урынны яулаганнар, 3 урынны Әлмәт шәһәренең "Татнефть" автотранспорт...

5 декабрь көнне Рус Шуган мәктәбе базасында 23 нче тапкыр Советлар Союзы Герое Петр Днепров призына районара волейбол ярышлары уздырылган. Турнир якын -тирә районнардан килгән 12 иң көчле команданы җыйган. Каты, әмма гадел көрәштә Азнакай районы Чалпы авылыннан килгән командалар 1, 2 урынны яулаганнар, 3 урынны Әлмәт шәһәренең "Татнефть" автотранспорт җәмгыяте командасы алган."Иң яхшы уенчылар" исемлегендә җиңү яулаган команда спортчылары Илгиз Мостафин, Дамир Хәйруллин, һәм Илья Алексеев.

Бәйге кысаларында биеклеккә сикерү буенча да ярышлар үткәрелгән. Бу төрдә дә призлы урыннарны кунаклар яулаган. 1 урында Чалпыдан Рәмис Хөсәенов, "Челны-легион" командасыннан Илназ Шәйхелов 2 дә, Әлмәт шәһәреннән Руслан Батыргәрәев 3 урынны алган.

Мәктәп коллективы турнирны оештыруда иганәчелек күрсәткән "Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка, спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыевка, шәхси эшмәкәр Алексей Новиковка, "Ык органик-групп" агрофирмасына зур рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама