Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Социаль үсеш программасы

2019 ел Мөслимдә рухи-әхлакый үсеш елы дип игълан ителде. Социаль үсешне тәэмин итү йөзеннән җирлегебездә биш еллык ведомствоара программа да кабул ителә. Әлеге программа узган атнада халык тыңлауларына чыгарылды.

Социаль үсеш программасы 6 юнәлештә эшләячәк һәм җирле бюджеттан финансланачак. 
“Яшь буын – безнең киләчәк” юнәлешендә чаралар планын яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров тәкъдим итте. Әлеге юнәлеш авыл яшьләренең активлыгын арттыруны күздә тота. Максатны тормышка ашыру өчен волонтерлар хәрәкәтен үстерү, актив яшьләр тәрбияләү кебек бурычлар куела. 
Мәгариф идарәсе “Тәрбияле бала – өметле киләчәк” юнәлешендә эшләячәк. Юнәлешнең максаты – балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов: 
– Һәр бала туган як тарихын, гореф-гадәтләребезне белергә, спортны, сәнгатьне яратырга, волонтерлык хәрәкәтендә шөгыльләнергә тиеш, – ди. – Бу эш балалар бакчасыннан мәктәпкә кадәр дүрт баскычта барачак. Баланың кайсы баскычны үтүе махсус тамга белән билгеләнәчәк. Беренче баскыч гади тамга белән күрсәтелсә, соңгы – дүртенче этапта укучы алтын тамга алырга мөмкин. 
“Гаилә үсеше мәктәбе” юнәлешендә эшне Мөслим мөхтәсибәте, гражданлык хәле актларын теркәү һәм опека һәм попечительлек бүлекләре берлектә алып барачак. Юнәлешнең максаты – сәламәт гаилә кыйммәтләрен (мәхәббәт, тугрылык, җаваплылык) үстерү, күпбалалы, күпбуынлы гаилә ролен арттыру. Моңа ирешү өчен әлеге юнәлеш өчен җаваплылар үз алдына гаилә статусын күтәрү, гаилә клубы эшчәнлеген үстерү бурычларын куя. Ата-аналар өчен балаларны тәрбияләү буенча мастер-класслар үткәрү, бу чараларга квалификацияле лекторларны, медицина хезмәткәрләрен, педагогларны, имамнарны җәлеп итү планлаштырыла. Гаилә клублары, “Яшь ата-аналар мәктәбе” оештыру күздә тотыла. 
“Халык сәламәтлеге” юнәлеше демографик күрсәткечләрне яхшыртуны, халыкның гомер озынлыгын арттыруны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куя. 
“Безнең мирас” юнәлешен мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов тәкъдим итте. Юнәлеш халыкның милли һәм рухи үзаңын ныгыту, мәдәни активлыгын арттыру, иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтүгә омтылыш тәрбияләү кебек бурычлар билгели. Максатка ирешү өчен җирлегебездә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре тәкъдим ителәчәк, китапханәләр яңа китаплар белән тулыландырылачак. 
Социаль яклау бүлеге район ветераннар советы белән берлектә “Кайгырту” юнәлешендә эшләячәк. Алар авыр тормыш хәлендә калган райондашларыбызга ярдәм итүне максат итеп куя. Моның өчен хәйриячелекне үстерү, игелек акцияләрен оештыру кирәк булачак. 
Җәмәгать тыңлауларында катнашучылар программаны нигездә хуплады, дип әйтергә кирәк. Рәшит Шәфыйков төрле бәйгеләрдә җиңүләр күп булса да, массакүләм түгел, дигән фикерне җиткерде. Аерым рекордлар белән генә ниндидер күрсәткечләргә ирешеп булмый. 
Рүзәл Минһаҗев “Яшьләрне авылда калдыру өчен эш урыны һәм торак белән ярдәм итәргә кирәк” дигән фикердә. “Йорт салу өчен бушлай җир бирү дә комачауламас иде”, – ди ул. 
“Биш ел әлеге программа өчен күп түгелме?” дигән фикер дә яңгырады. Әлеге фикергә каршы Моряк Йосыпов: “Социаль программа тиз эшләнә торган әйбер түгел. Кеше күңеленә, йөрәккә үтеп керергә кирәк. Бүген туксанынчы елларда – кыйбла югалган чорда туган буын бала тәрбияли. Аларның күбесендә – кулланучыларча караш, – диде. – Шуңа балалардан алда әти-әниләрне тәрбиялисе бар. Бөтенебез дә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак”. 
– Тормышыбыз матур, эчке дөньябызга игътибарны арттырырга кирәк. 2019 елны рухи-әхлакый үсеш елы дип игълан итүебез дә шушы максаттан эшләнде, – ди район башлыгы Рамил Муллин. – Ничек яшибез? Җирлеккә карашыбыз, киләчәгебез нинди? Киләчәгебезне матур, бәхетле итү өчен һәркем өлеш кертеп, үзебез тырышмасак, ул аяныч булырга мөмкин. Программа – җирлегебез өчен, җирлек кешесе, халык өчен хезмәт итсен иде. 

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама