Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин котлый

Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бүген социаль хезмәткәр - иң җаваплы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Районыбызның социаль яклау системасында үз эшенә тугры булган профессиональ белгечләр хезмәт куя. Һәм үзләренең хезмәтләре...

Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Бүген социаль хезмәткәр - иң җаваплы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Районыбызның социаль яклау системасында үз эшенә тугры булган профессиональ белгечләр хезмәт куя. Һәм үзләренең хезмәтләре белән, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарыбызга ярдәм кулы сузып, аларга икенче тормыш бүләк итә, яклауга мохтаҗларга булышлык күрсәтә.

Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре! Җиңел булмаган киеренке хезмәтегез, сабырлыгыгыз, гуманлы әхлакый позициягез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да бәхет, тынычлык, бәрәкәтһәм сәламәтлек телим.

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X