Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Соңгы кыңгырау, чыңлама!.. (Мәктәп, укытучылар турында шигырьләр-җырлар, соңгы кыңгырау бәйрәменә котлаулар)

Соңгы кыңгырау бәйрәме якынлашканда, мәктәп һәм укытучылар турында шигырьләр, җырлар аеруча популярлаша - һәркем дә күңелендә мәктәп белән бәйле хәтирәләрне барлый бит.


Мәктәп турында җырларны бергәләп искә төшерергә тәкъдим итәбез. Аларны елның кайсы фасылында ишетсәң дә, ничә яшьтә булсаң да, уйларың 25 майга, яшьлеккә илтә.


Соңгы кыңгырау


Илфат Дәүләтшин көе, Вазыйх Фатыйхов сүзләре,


Габделфәт Сафин репертуарыннан


Кинәт кенә гашыйк булдым
Гөнаһсыз күзләреңә,
Серле нурлар чагылды
Самими йөзләреңдә.
Нигә диеп мин карадым,
Син йөзгәндә ак җилдә.
Укучым идең лә минем,
Нигә кердең күңелгә.


Соңгы кыңгырау, чыңлама,
Йөрәк бар тыя алмаган.
Үз укучысын яратып,
Яратып туя алмаган.


Көтеп алам дәресемне,
Сәгате тәүлеккә тиң.
Бер карасам, мәхәббәтем,
Бер карасам - сеңлем, син.
Такта янына чыкканда
Кагылып үттең ялгыш.
Язмышларда ялгышлар бар,
Бу ялгыш - татлы ялгыш.


Соңгы кыңгырау, чыңлама,
Йөрәк бар тыя алмаган.
Үз укучысын яратып,
Яратып туя алмаган.


Син дә тойдың, мин дә тойдым,
Җылылык араларда.
Нинди күзләр белән карыйм
Дәрестә балаларга?
Ничәмә күз арасыннан
Туя алмыйм сиңа карап.
Назлы карашыма карап,
Дәшәсең: ярат, ярат!


Соңгы кыңгырау, чыңлама,
Йөрәк бар тыя алмаган.
Үз укучысын яратып,
Яратып туя алмаган.


Кыңгыраулы мәктәп еллары


Шәүкәт Галиев сүзләре, Рим Хәсәнов музыкасы


Ришат Төхвәтуллин репертуарыннан


Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы кынгырау булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе;
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе!

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Киләчәккә безне озатканда
Онытылмас дәртле чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..


Иң гүзәл кеше икәнсез


Әхмәт Хәйретдинов көе, Фәнис Яруллин сүзләре


Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез -
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Балаларның теле - кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез -
Сез иң галим кеше икәнсез.
Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез -
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез -
Сез иң гадел кеше икәнсез!

Укытучыма

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур күлмәк киеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем

Ләкин миннән бик күп алда килеп,
Хуш киләсең, әйдэ, әйдә диеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады узенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде
Рәхмәт аңа изге эше өчен.


Мәктәп еллары

Мохтәр Минһаҗев көе, Зөлфия Минһаҗева сүзләре


Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан

Сагынып искә аласымны беләм
Кыңгыраулы мәктәп елларын.
Алда нинди язмыш көтсә дә мин,
Шул елларны ахры уйлармын.

Кушымта:
Кая илтер, кая алып барыр
Бу катлаулы тормыш юллары
Матур бер җыр булып калсын иде
Күңелләрдә мәктәп еллары

Оясыннан китә кош баласы,
Канатлары ныгып, хәл кергәч,
Без дә шулай читкә таралырбыз
Мәктәп яше тулып өлгергәч.

Ул чакларның моңлы хәтирәсе
Сагындырмый әле бүгенгә
И, мәктәбем гомер буе синең
Кыңгыравың чыңлар күңелдә.


Сау бул, мәктәп!


Ринат Рәхмәтуллин репертуарыннан


Язнын соңгы көннәрендә,
Хушлашабыз мәктәп белән,
Шушы тәүге минутларда,
Күзләр тула яшьләр белән.

Кушымта:
Сау бул, мәктәп,
Хуш, мәктәп,
Без китәбез бит инде.
Сина рәхмәт,
Мең-мең рәхмәт,
Безнең кадерле мәктәп! (2 кат)

Беренче көннән үк мәктәп,
Елмаеп каршы ала,
Ә бүген ул никтер безне
Моңаеп озатып кала.

Кушымта.

Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп,
Укытучыларың өчен,
Сезнең алда горурланып
Әйтәбез рәхмәт сүзен.


Мәктәп, укытучылар турында шигырьләр


Чәчәк тотып әле бүгенгедәй
Килгән кебек сиңа мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.
Моңаймагыз әле, укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез
Урау юллар узып, таулар кичеп,
Сезнең хәлегезне белербез


***


Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синең алда бүген
Сынау тотам соңгы дәрестә.
Алды сезне күпме юллар көтә
Бәхетләргә диләр, юл урау
Шул турыда искә төшергәндәй
Яңгырады соңгы кыңгырау
Бөтенесен искә төшерер ул-
Кыңгырауның моңлы тавышы.
Шушы мәктәп, шушы класс сезгә
Күпме якын дуслар табышты.

Малайлар да бүген әллә ничек,
Сүз әйтсәң дә кызарып ояла.
Сагынырлар, хат юлларлар әле,
Чәч толымын тарткан кызларга.
Кызлары да әллә нишләгәннәр
Менә - менә тора еларга.
Укытучы гына елмая гел,
Гәҗәпләнеп үткән елларга
«Болары да олы юлга чыга,
Җан җылысы күчкән аларга»
һәр кыңгырау саен яшәрә күк,
Тик нигәдер чәче агара…


***

Очар вакыт җиткән, кошлар да бит
Утырмыйлар мәңге ояда.
Аннан сезгә җан җылысы күчсә,
Сездә күчсен җылы дөньяга.
Алда сезне олы юллар көтә,
Бәхетләргә диләр юл урау.
Урау юллар турыланыр әле,
Алга дәшә соңгы кыңгырау


***


Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә чәчәк бәйләме.
Тәүге звонок шылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп доньясына рәхим ит дип,
Укытучым сузды кулларын.
Тәүге укытучым каршы алды,
Үзе җитди, үзе ягымлы.
Белем доньясына юллар салды,
Яраттырды туган ягымны.
Укытучым, тәүге укытучым.
Өйрәтте ул тәүге хәрефне.
Хич онытмам, ак дәфтәргә сузып,
Әни, - диеп язган дәресне.
Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,
Ә сүзләрдән - яна җөмләләр.
Бәлки әле гади бер укучын,
Шигъри биекләргә урмәләр.
Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!
Урнәк булдын безгә гомергә.
Биргән белемнәрен, киңәшләрен,
Мин саклармын мәнге, гомергә.


Гөлфия Гыйззәтова


*****


Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларын аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.
Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне
Укытучы безгә өйрәтте.
Тукай теле аша туган матур,
Саф татарча шигырь сөйләтте.
Укытучым, аның дәресләре,
Туган мәктәп мәңге хәтердә,
Тәүге дәресемне күрер өчен
Кайтыр идем очып хәзер дә.


Гөлфия Гыйззәтова


*****


Сезнең язмыш шундый. Борчуларсыз,
Үтмидер ул сезнең көнегез.
Сез бит безгә белем генә түгел,
Йөрәк җылыгызны бирдегез.
Безнең шаянлыклар чәчегезгә
Өстәгәндер көмеш бөртекләр.
Сезнең язмыш шундый. Ярдәм итү
Канат үстергәндә бөркетләр.
Көмеш кыңгырауның соңгы җыры,
Озак чыңлар, чыңлар колакта.
Укытучым биргән ныклы белем,
Офыкларга тарта, еракка.
Без очарбыз шул офыкка карап,
Сезнең караш барыр озатып.
Олы рәхмәт, Укытучым!, - диеп.
Баш иярбез сезгә бер кайтып.
Безне алда зур сынаулар көтә,
Мәктәп данын hәрчак якларбыз.
Сездән алган тормыш юлламасын
Мәңге тап төшерми сакларбыз!


Фирдания Нугаева


*****


Укытучы-нинди матур исем
Укыта ул тормыш дәресен
Әнкәй кебек колачыңа алып
Безне хәрчак көтәсең бит син!
Син -беренче хәреф өйрәткән дә
Син-беренче язу өйрәткән
Син-беренче тормыш кагыйдәсен
Күңелләргә сеңдереп әйткән
Әнкәм теле белән йомшак итеп
Тәрбия бирдең укытучым
Нәни генә минем йөрәгемә
Күпме наз..матурлык салучым!!
Мәңге онытылмас ул вакытлар
Рәхмәт юллыйм исемә алып
Укытучым! иң кадерле кешем
Акылыңа торам таң калып
Гомер баскычларын менгән саен
Сеңә бара ныграк дәресләр
Ялгышларны..тормыш хаталарын
Язмыш укытучым дөресләр!


Алия Солтан


*****


Укытучыма


Укытучы! Нинди бөек исем!
Сезнең белән мин бит,- горурланам.
Чал чәчегез бик килешеп тора.
Сезгә карап, һәр көн сокланам….
Тәүге тапкыр килгәч мәктәбемә
Сез бит мине каршы алдыгыз.
Күпме еллар, минем күңелемә.
Онытылмас эзләр салдыгыз.
Әлифбаны ачып, һәр хәрефен.
Өйрәттегез кат-кат, җентекләп.
Абындырмый бер дә, белем иленә,
Җиткердегез, мине җитәкләп.
Мөлаем йөз, йомшак тавыш сезнең
Әсир итте мине шул чакта.
Искә төшә, бер дә онытылмый.
Ничек кайтыйк,тагын шул чакка?
Әгәр кайтсам сезнең кадерегезне,
Белер идем һәрчак, ичмасам.
Тырышып укыр идем, дәресләрдән
Качмас идем бер дә, һич кайчан…..
…сез бит мине кеше итәр өчен,
Күпме хезмәт, вакыт, түктегез….
…соңгы звонок… басып торган чакта,
Маңгаемнан килеп үптегез.
Без таралдык. Төрле-төрле якка.
Сез калдыгыз, шул чак моңаеп.
Күзләрегез, яшькә дымланса да,
Сиздермичә, безгә елмаеп.
Укытучым! Бик зур рәхмәт сезгә!
Тормышка ашты минем зур хыял.
Исәнлекләр сезгә, сәламәтлек.
Сез бит минем өчен идеал!


Фәһим Хәбибуллин


*****


Укытучы - бөек мәгънә
Шушы сүзгә салынган,
Яшәү көче тормышта да
Аң-белемгә корылган.
Укытучым, укытучым,
Тормышымның маягы,
Белем бирдең һәм өйрәттең
Аңларга бу дөньяны.
Кирәк чакта әрләдең дә,
Чама белән мактадың,
Башкалардан сүз тидертми,
Үз балаңдай якладың.
Укытучым -син фәрештәм,
Һәрвакыт якты йөзең.
Һич картайма, сәләмәт бул,
Сөендереп тор безне.​


Нур Ахунов


*****


Укытучыга


Кем ул белем доньясына
Тәүге юллар салучы,
Әни шикелле якын ул
Беренче укытучы.
Асылларын өйрәтүче,
Әлифба дөньясының
Әни назы белән яулый
Йөрәген укучының.
Син өйрәттең һәрбер эштә
Игътибарлы булырга,
Олыларга адым саен
Ихтирамлы булырга.
Кечкенәдән зирәк булсаң,
Үскәч аңларсың барын.
Аңлап үсәргә тырыш син,
Матурлыгын дөньяның.
Ял сәгатьләреңнең дә син
Кадерен белергә өйрән
Акылыңны дөрес җиксәң
Акылың булыр тирән.
Тормышта кирәк булган бит
Апам һәрбер дәресең,
Ялгышмыйча аңлар өчен
Ялганын йә дөресен.
Рәхмәт сиңа укытучым,
Балаңдай үз күргәнгә
Мәгърифәт юлларын ачып
Төпле белем биргәнгә.


Алия Солтан


Беренче укытучыга рәхмәт сүзләре (Интернет чыганаклардан алынды)


Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Ул безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән шатланды да, көенде дә. Безнең язмыш өчен яшәде, намуслык, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Фәлән Фәләновна, әгәр сез булмасагыз, без бүгенге дәрәҗәгә җитмәс идек. Кайчандыр без дә чәчкә ак бантиклар тагып, кулыбызга чәчәк бәйләме тотып, тәүге белем иленә аяк баскан идек. Кечкенә кулларыбызга каләм тотып, тыңлаусыз хәрефләрне язарга, укырга-санарга өйрәтү өчен әз генә көч түкмәдегез! Рәхмәт сезгә, беренче укытучыбыз. Безгә өйрәткән хәр хәреф саен рәхмәтләребез ирешсен сезгә! (чыганак)


Сыйныф җитәкчесенә рәхмәт сүзләре


Безнең туган мәктәбебезгә мәхәббәтебез сездән башланды. Сез безнең өчен изгелек, дөреслек, белем иясе булдыгыз. Без сезгә чын күңелебездән ышандык. Әти-әнигә әйтмәгән серләрне дә сезнең белән бүлештек. Түбән билге алсак, артыбыздан "Төзәтегез!" дип йөрүче дә ул сез. Шуклыкларыбызны кичергән, тупаслыкларыбызны гафу иткән өчен мең рәхмәт сезгә! Безнең өчен кызарырга туры килгән өчен сезнең алдан гафу үтенәбез. Сез - безнең икенче әни булдыгыз һәм ул еллар үткәч тә шулай булып калачак! (чыганак)


Әти-әниләргә рәхмәт сүзләре


Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп життек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә куйдыгыз. Бер үк вакытта йомшак та, таләпчән дә була белдегез. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә. (чыганак)


Чыгарылыш сыйныф укучысын котлау


Бүген сезнең тормышта - күңелле дә, моңсу да көн. Һәм ул башка бер тапкыр да тәмамланмаячак. Канат яргач, кошлар да оясыннан очып китә. Бүген сез дә шул кошлар хәлендә. 11 ел укып, шактый белем-тәҗрибә тупласагыз да, әти-әниләрегез һәм укытучылар сезнең өчен ут йота. Канатлары ныкмы икән, ялгыз очканда канатлары талмас микән дип борчыла. Шул ук вакытта бу сезнең иң гүзәл чорыгыз да. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, төсле хыяллар.


Инде алдагы тормышыгызда юлдаш булырлык һөнәр сайлагансыздыр. Үзегез теләгән белгечлеккә укырга язсын сезгә! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз.


Тормыш юлы бик катлаулы һәм тайгак. Шул юлны абынмыйча, сөртенмичә узу бары үзегездән тора. Сез инде хәзер зурлар. Һәр адымыгызны үлчәп атлап, максатларыгызга юл ярыгыз, теләкләрегезгә ирешегез!


Ак юл сиңа, чыгарылыш сыйныф укучысы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев