Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Снегоход" операциясе игълан ителде

Республика күләмендә, шул исәптән безнең районда да, "Снегоход" операциясе игълан ителде. Аның барышында әлеге төр транспортның теркәлгән булуы, иминиятләштерүе тикшереләчәк. ДАИ хезмәткәрләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман-басуларда рейд оештырылачагын да хәбәр итә. Бу төр техника белән рөхсәтсез идарә итүчеләр җавапка тартылачак. Бүгенге көндә теркәүгә алынган снегоходлар саны - 17. Районның...

Республика күләмендә, шул исәптән безнең районда да, "Снегоход" операциясе игълан ителде. Аның барышында әлеге төр транспортның теркәлгән булуы, иминиятләштерүе тикшереләчәк. ДАИ хезмәткәрләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман-басуларда рейд оештырылачагын да хәбәр итә. Бу төр техника белән рөхсәтсез идарә итүчеләр җавапка тартылачак. Бүгенге көндә теркәүгә алынган снегоходлар саны - 17. Районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов чынлыкта бу санның өчләтә күбрәк булуын әйтә. Ник дигәндә, бу техникага да транспорт салымы түлисе. Ә кеше, акча түләмәс өчен җиңел юл эзләп, әлеге транспортны сатып алганда аны дәүләт органнарыннан качырырга тырыша. Узган ел гына да шундый рейд барышында, 7 снегоход хуҗасы тоткарланып, административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев