Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ә син түләдеңме?!

Җирлекләрдәге социаль мәсьәләләрне хәл итүне күздә тотучы үзара салым программасы республикада 2013 елдан бирле уңышлы эшли.

Халыктан җыелган һәм республикадан дүрт тапкыр арттырылып кайтарылган үзара салым акчасы авылларыбызны төзекләндерү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту максатларында тотыла. Юлларны карап тру һәм төзекләндерү, су челтәрләрен яңарту, урамнарны яктырту, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштыру, зиратларны тәртиптә тоту әлеге средстволар хисабына башкарыла. Шул рәвешле үзара салым акчасы яшәгән җирлегебезне төзекләндерү, матурлауда гына түгел, авылларны саклап калуда да мөһим роль уйный.

– Узган ел Мөслим авыл җирлегендә үзара салым акчасы үзәк мәйданчыкларны төзекләндерү, парк һәм скверларны матурлау, тагын да ныграк камилләштерү максатларына юнәлтелде. Быел да башкарасы эшләр шактый. Халык белән үзара аңлашып, бердәм булып эшләү алга куйган бурычларны үтәүдә ярдәм итә. Үзара салым мәсьәләләренә багышлап, җирлектә узган референдум ул – җирлекнең кабул ителгән законы һәм аны һәр граждан үтәргә тиеш. 2017 һәм 2018 елларда үзара салым акчасын түләмәгән 200 райондашыбыз судка бирелде. Бүгенге көндә шуларның 50се түләде, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.

Бу көннәрдә авыл җирлекләре үзара салым җыю белән мәшгуль. Райондашларыбыз салым җыюга каршы түгел. Чөнки әлеге программаның нәтиҗәлелеген һәм файдасын башкарылган эшләр аша күреп, ишетеп тора.

– Күреп, ишетеп торабыз: бүген күп авылларда юллар һәм су проблемалары хәл ителеп килә. Урам юллары кышын да, җәен дә даими чистартып торыла. Салым акчасы ярдәме белән авылларыбызның инфраструктурасы зур үзгәреш кичерә. Шушы җирлектә яшәгәч, әлеге уңайлыкларны тудыруда үз өлешебезне кертә алуыбыз белән горурланабыз, – ди Мөслимдә гомер итүче Рәмилә Галимова.

Бүгенге көндә Мөслим буенча  2миллион сум күләмендә үзара салым җыелган. Бу юнәлештә авыл җирлекләре дә нәтиҗәле эш алып барсыннар иде.

Үзара салымны 20 мартка кадәр җыеп бетерү мөһим. Юкса, республика тарафыннан бирелүче ярдәмне ала алмый калуыбыз бар. Шуңа бәйле җәйгә планлаштырылган төзекләндерү эшләрен башкару да соңарачак. Булган мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, салым акчаларын вакытында тапшырып бетерсәк иде!

– Үзара салымга мин уңай карашта. Ләкин шунысы бар: ул акчаны һәркем тапшырмый шул. Сорыкортлар кебек башкалар исәбенә яшәүчеләр ачуны китерә. Нәрсәдер эшләргә кирәк инде бу очракта. Бәлки андыйларның исем-фамилияләрен барыбыз да күрерлек итеп язып куяргадыр, – ди Рус Шуган авылында яшәүче Александр Котков.

“Салым акчасын вакытында түләп, тыныч йоклыйм”, – дияргә ярата күрше әбисе. Югыйсә, аңа әллә нәрсә кирәк тә түгел. Ишегалдында көнозын бала-чаганың чыр-чу килеп уйнаганын күзәтеп утырырыга ярата. Ә шулай да җирлегебезнең матурлануына, төзекләнә баруына горурлануын яшерми. Барыбызга да менә шундый патриот өлкәннәрдән үрнәк аласы иде!

Лилия Шәймиева.

“Мөслим-информ” архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев