Шопкер авылы юбилеенда
Кешеләрнең генә түгел, авылларның да туган көннәре була. Кайберләренең яшьләре берничә йөзәр еллар белән исәпләнә. Кечкенә генә Усаклык авылы да быел унынчы дистәсенә аяк басты. Шимбә көнне Усаклык халкы авылга нигез салынуга 90 ел тулуны билгеләп үтте.
Кешеләрнең генә түгел, авылларның да туган көннәре була. Кайберләренең яшьләре берничә йөзәр еллар белән исәпләнә. Кечкенә генә Усаклык авылы да быел унынчы дистәсенә аяк басты. Шимбә көнне Усаклык халкы авылга нигез салынуга 90 ел тулуны билгеләп үтте.
Табигатьне хөрмәт иткән, аның көченә чын күңелдән ышанган мари халкына яңа авыл өчен урынны да бик матур җирдән бүлеп биргәннәр.
Мари Бүләр авылыннан күченүчеләргә 235 гектар җир биргәннәр, кызыксындыру йөзеннән ир-атларга – сабын, хатын-кызларга күлмәклек вәгъдә иткәннәр.
– Авылны Шопкер (Усаклык) дип атаганнар. 1895-1890 елгы Бәхтигәрәй Бәхтияров, Бикҗан Арсланов, Дәүләтбай Дәүләтшин, Исламгәрәй Исәнбаев, Көрмәкәй Шамукаев, Ишинбай Илинбаев, Акморза Бикмурзин, Бикбай Тукбаев, Янсылу Үтәбаева һәм башкаларның гаиләләре беренчеләрдән булып яңа урынга күченгән, – дип сөйләде пенсиядәге укытучы Надежда Изибаева. – 50 нче елларда Сталинодан (редакциядән – Мари Бүләр белән Торыш арасындагы авыл) тагын 11 гаилә кушылган.
Усаклыкта 30 нчы елларда төзелгән кирпеч заводы 90 нче елларга кадәр гөрләп эшләп килә. Усаклыклылар җитештергән продукция бик күп төзелеш эшләрендә файдаланыла.
Бөек Ватан сугышына озаткан 26 улының 15ен көтеп алалмый авыл. Әфган уты да төзәлмәс яралары белән истә кала.
Авылның бер төркем тынмас җаннары – Константин Шамукаев, Виктор Үтәбаев, Изаил Үтәбаев, Миңсолтан һәм Тимерхан Арслановлар, Надежда Шамукаева, Роза Вәлиева, Сергей Үтәбаев, Клавдия Шамукаева, Әнисә Изибаева, Венера Ишинбаева һәм башкалар тырышлыгы белән оештырылган чара бик күпләрне туган авылына җыйды. Удмуртия, Башкортостан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Әлмәт, Сарман, Азнакай, Минзәлә якларыннан гаиләләре белән кайтучылар күп иде.
“Тырыш, бердәм халык”, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, усаклыклыларны район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләп. Бәйрәмгә килүчеләр тагын бер кат авыл тарихын яңартты, авыл елъязмасында эз калдырган шәхесләрнең истәлекләрен тыңлады. “Пеледыш” колхозы рәисе булып эшләгән Валериан Петряев, Минзәлә районы Калтак авылыннан килгән Сания Әхмәтханова (1948 елда ачылган мәктәпнең беренче укытучысы була) хатирәләре һәркемнең игътибарын җәлеп итте.
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Авыл юбилеенда Калтактан “Мари кас” фольлор ансамбле, җирле һәвәскәрләр чыгыш ясады, “Полер кас” халык фольклор ансамбле дә матур концерт номерлары әзерләгән иде. Кунакка кайтучылар да тамашачы булып, кул чабып кына утырмадылар, үзләре дә, мәйданга чыгып, җырладылар, биеделәр.
– Мин кияүгә чыкканда (1974 елда) авылда 37ләп хуҗалык бар иде, – дип искә төшерде Миңсолтан Арсланова. – Бүген авылда 16 йорттта яшиләр: дүртесендә пенсионерлар гомер кичерә, ә калганнары – эш яшендәгеләр. Шунысы сөенечле, ике хуҗалык яңа йорт салып керде.
Күңелле уеннардан соң мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында утыру ягын да кайгыртканнар иде усаклыклылар.
– Көтү кайткач, тагын җыелабыз, уеннар, биюләр, күңел ачу дәвам итәчәк, – диделәр бәйрәмне оештыручылар, безнең иҗат төркемен озатканда.
Бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Мари Бүләр авылында туып үскән шәхси эшмәкәр Алексей Асылгәрәев, Исәнсеф авыл җирлеге советы, Усаклык авылы кешеләре һәм читтә яшәүче авылдашларга рәхмәт диләр бәйрәмне оештыручылар.
Авыл көне илнең төрле төбәкләренә таралган усаклыклыларны бергә җыйды. Күп еллар күрешмәгән авылдашлар, классташлар, очрашудан җылы тәэсирләр алып, тагын күрешергә язсын, дип таралды. Мин дә бәйрәмдә мәктәпне тәмамлаганнан соң бер дә күрешмәгән классташ кызны очраттым.
Мөнирә Арсланова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев