Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сессия узды

Сессиянең көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды.

Бүген өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXXVIII сессиясе үтте. Сессияне район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Сессиянең көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды.

Сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә район Советының “Мөслим районының 2019 елга һәм 2020-2021 еллар планлы чорына бюджеты турында” карарына үзгәрешләр кертү турында иде. Әлеге мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Наилә Бубекова чыгыш ясады. Палата рәисе районның 2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына бюджеты турында” мәсьәләсе буенча да чыгыш ясады. Наилә Бубекова бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен анализлады. Бюджет проекты буенча төзәтмәләр 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар да узачак. Икътисад, эшмәкәрлек, бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комиссия рәисе Рөстәм Кыяметдинов сөйләде.

Сессиянең көн тәртибенә куелган ике мәсьәлә район Советы карарларына үзгәрешләр кертү турында иде. Алар буенча җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Мансур Нәбиев чыгыш ясады. Ул муниципаль берәмлекләр милкендә булган күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны бастыру тәртибен раслау һәм җир участогын арендалау килешүе төзүгә хокук буенча аукцион предметына башлангыч бәя билгеләү турында да чыгыш ясады.

Сессиядә район Советының “Муниципаль  хезмәт вазыйфаларын билгеләү турында” карарына үзгәрешләр кертү турында да чыгыш тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча район Советының кадрлар буенча белгече Айгөл Шакирова чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X