Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сессия узды.ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә, Мөслим муниципаль район Советының өченче чакырылыш  XXXII сессиясе узды.

Сессия эшендә ТР Премьер министры урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, “Сетевая компания” җәмгыяте генераль директоры Ильшат Фәрдиев, “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, район Советы депутатлары һәм район җәмагатьчелеге катнашты. Сессиянең көн тәртибенә җиде  мәсьәлә кертелгән иде.  “2018 елда Мөслим муниципаль районының икътисадый үсеше һәм 2019 елга бурычлар” турында район башлыгы Рамил Муллин чыгышы тыңланды. Өстәмә чыгышларда Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗевның, “Габидуллина Р.Н.” гаилә фермасы җитәкчесе Рәзинә Габидуллиналарның чыгышлары тыңланды. ТР Премьер министры урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йомгаклау сүзе белән чыкты һәм фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Сессия ахырында бер төркем хезмәт алдынгыларына республика һәм муниципаль райөон башлыгының бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев