Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үсәбез, үзгәрәбез!

Региональ башкарма власть органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча 2014 ел нәтиҗәләре нигезендә Татарстан инде бишенче тапкыр беренче урынны ала. 2015 нче елның 7 маенда узган Россия Федерациясе утырышында әлеге рейтингның нәтиҗәләре игълан ителде.

Эшнең нәтиҗәлелегенә бәя бирүнең төп критерие булып регионның икътисадый һәм социаль яктан үсеш динамикасы һәм халыкның башкарма власть органнары эшчәнлегенә нинди бәя бирүе тора. Эшкә бәя 11 күрсәткеч буенча узган өч елга бирелә. Шул рәвешле Татарстан югары күрсәткечләрен саклап кына калмый, ә бөтен социаль-икътисадый юнәлешләр буенча үсеш динамикасын да күрсәтә.

Мөслим районын гына алыйк. Соңгы елларда җирлегебез күзгә күренеп үсә, ныгый, матурая. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, сәламәтлеген ныгыту максатында гамәлгә кертелгән "Чиста су" программасы нигезендә районда суүткәргечләр алыштырылды. Узган ел әлеге программа кысаларында, тагын 5 млн сумга якын акча бүленеп, Ташлыяр чишмәсеннән район үзәгенә су җибәрелде. Моннан тыш район үзәгенең аэропорт микрорайонына да су кертелде.

Урамнарны яктырту буенча да күләмле эш бара. 2013 елда район башлыгы Р. Муллин башлангычында дәүләт ярдәме белән район үзәгендә 300 гә якын светодиодлы лампа куелды. Узган ел бу программа дәүләт дәрәҗәсендә эшли башлады. Нәтиҗәдә Мөслимнең үзендә һәм авылларда барлыгы 384 яктырткыч лампа урнаштырылды. "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт программасы буенча да Катмыштан Иске Вәрәш борылышына кадәр 6 км юлда багана утлары куелды. Моннан тыш электр үткәргечләрен җир астыннан сузу буенча да күләмле эш алып барыла. Соңгысы хөкүмәтебез һәм "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры И. Фәрдиев ярдәме белән башкарыла.

Халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләренә килсәк, узган ел Мөслимнең туган якны өйрәнү музеена капиталь ремонт үткәрелде. Бу күләмле эшне башкарып чыгу өчен Президентыбыз тарафыннан 10 млн сум акча бүлеп бирелде. "Авыл клублары" хөкүмәт программасы гамәлгә кергәч, Үрәзмәттә, Рус Шуганда яңа клублар сафка басты, Мари Бүләрдә күпфункцияле үзәк төзелде. Соңгысында мәдәният йортыннан тыш ФАП, почта бүлеге, балалар бакчасы да урын алды.

Дәүләт программасы нигезендә җирлегебездә берничә модульле ФАП төзелде. Узган ел Яңа Усы һәм Игенче авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары кулланылышка тапшырылды. Тагын берничә ФАПта һәм район үзәк хастаханәсендә Президент ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелде. Спонсорлар ярдәме белән хастаханәгә яңа УЗИ, ФГДС, рентген аппаратлары һәм башка җиһазлар кайтартылды. Быел хастаханәнең фасад өлешенә дә ремонт үткәрелер, дип планлашытрыла.

"Мәктәпләргә капиталь ремонт" программасы кысаларында узган ел Тат. Бүләр һәм Түбән Табын мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды. Мәктәпләрдә ремонт дәвам итә. Быел шундый ук ремонт Тойгелде, Үрәзмәт һәм Әмәкәй мәктәпләрендә бара. Мөслим лицее каршында спорт мәйданчыклары да эшләнде.

Халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре белән беррәттән күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрелде. Яшьләргә үз куышын булдырырга ярдәм итү максатыннан өстенлекле программалар эшли.

Шунысы сөенечле: күпфатирлы йортлар ишегалдында планлаштырусыз төзелгән сарайлар, гаражлар урынында бүген машина кую урыннары, балалар өчен уен мәйданчыклары ясала, ишегалларына асфальт җәелә. Кооператив, Авзалов, Пушкин урамнарындагы катлы йортлар ишегалдында, Тукай һәм Вахитов урамнары киселешендә урнашкан мәйданчыклар бүген балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора. Күпфатирлы йортлар тирәсендәге иске коймалар сүтелеп, шунда яшәүчеләр хисабына яңа профнастил койма коела. Биредә яшәүчеләр матур үзгәрешләргә сөенеп туя алмый.

Пушкин урамының үзәк өлешендә дә төзекләндерү эшләре башкарылды. Урамның бер өлешендә машиналар хәрәкәте туктатылып, анда брусчатка түшәлде, яктырткычлар куелды. Соңгы көннәрдә биредә утыргычлар урнаштырылып, чәчәкләр утыртыла башлады.

Җәяүлеләр дигәннән, узган ел район үзәгендә җәяүлеләр өчен юл - тротуарлар эшләнде. 20 млн сумга төшкән бу эшне алып барырга Президентыбыз ярдәм итте. Хөкүмәтебез һәм район җитәкчелеге авыл халкын борчыган юллар проблемасына да йөз белән борылды. Узган ел дәүләт программасы нигезендә Әмәкәй, Октябрь, Баек, Каенсаз авылларында, район үзәгендәге өченче урамда һәм аэропорт башы микрорайонында юллар гравий белән түшәлде. Быел Мөслим - Иске Сәет юлының Симәк - Иске Сәет өлешендә 14 км озынлыгында реконструкция ясала һәм Актаныш - Мөслим, Югары Табын - Тугаш юлларына ремонт үткәрү планлаштырыла.

Президент Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республиканың тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Күргәнегезчә, соңгы елларда лидер позицияләрен ныгыткан Татарстанда елдан-ел эре инновацион проектлар үсеш ала. Аларның дәвамлы булуын телик.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев