Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сәнәгать диспансерлаштыруы үткәрделәр

«Агромастер» җитештерү компаниясе хезмәткәрләре сәнәгать диспансерлаштыруы уздылар.

Мөслим үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре «Агромастер» җитештерү компаниясе хезмәткәрләренә сәнәгать диспансерлаштыруы үткәрделәр.

Алдагы елларда «Агромастер» хезмәткәрләре үзәк хастаханәдә диспансеризация уза иде, ә быел предприятие җитәкчелеге сәнәгать диспансеризациясеннән файдаланырга карар итте. Индустриаль диспансеризация үз сәламәтлеген эш урыныннан читкә китмичә тикшерергә мөмкинлек бирә. Бу ысулны коллективның сәламәтлеге турында кайгыртучы зур предприятие җитәкчеләре сайлый.

Медицина тикшеренүен гомуми практика табибы Рамил Морзаханов үткәрә. Шәфкать туташлары кан басымын үлчиләр, ЭКГ үткәрәләр,  анализ өчен кан алалар.

Медицина хезмәткәрләре берничә тапкыр килеп, барлыгы 130 кеше сәнәгать диспансеризациясе үтте, - дип хәбәр итәләр Мөслим үзәк хастаханәсеннән.

Фотолар - Мөслим үзәк хастаханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек