Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сабантуйлар башланды

Мөслим районында сабантуйларына Елгабаш авылы старт бирде. Биредә бүген сабантуе үтте.

Елгабаш авылы сабантуен үткәрүдә ел саен шушы авыл егете – бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә гомер итүче Хәбиров Рәшит Галәү улы зур ярдәм күрсәтә. Быел да Рәшит Хәбиров уен-бәйгеләрдә катнашучыларга саллы бүләкләр әзерләгән иде. Игелекле райондашыбызның авылдашларына ясаган тагын бер бүләге – бәйрәмдә танылган эстрада җырчылары Раяз Фасыйхов белән Филүс Каһиров чыгыш ясады.

Сабантуеның милли уеннары – авыш баганага менү, көянтә-чиләкләр белән су ташу, капчык киеп йөгерүдән тыш йөгерү, кул көрәше кебек спорт ярышлары да оештырылды. Яңа уеннар да тәкъдим ителде.Олысы-кечесе, дәррәү кубып, әтәч артыннан куды. Гаилә ярышында аякларны бәйләп йөгерергә туры килде. Сабантуеның иң көтеп алынган ярышлары – татарча көрәш. Аңа, гадәттәгечә, кечкенәләр старт бирде.

Сабантуена сәүдәгәрләр дә күпләп килгән иде. Балалар батутта сикереп рәхәтләнде.

Киләсе атнада сабантуйлар Мөслимнең калган авылларында узачак. 3 июльдә исә Мөслим Бөтенроссия татар авыллары сабантуе кунакларын кабул итә.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй без - мөслимлеләр! Елгабаш

Реклама
Реклама
2
X