Сабантуйга - Чиләбегә
Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин Татарстан Республикасы Президентының Сабантуйда катнашучыларга котлау-мөрәҗәгатен татар һәм рус телләрендә ирештерде. Барлык мөслимлеләр исеменнән кайнар сәламнәр, изге теләкләр җиткерде.
Быелгы Сабантуйларның, мәгълүм сәбәпләр белән, без гадәтләнгән вакыттан бераз соңрак үтүе һич кенә дә аның рухына, оештырылу дәрәҗәсенә, кунакларның җыелуына комачаулык итмәде. Районыбыз үзәге Мөслимдә, авыл җирлекләрендә шаулап- гөрләп Сабантуйлар үтте. Аннан соң күрше Азнакайда узган Ык буе төбәкләре Сабантуенда, Мөслим ишегалды корып, җыр, биюләр, көрәшчеләр белән катнашты мөслимлеләр.
Безнең район инде күп еллар Чиләбе өлкәсе белән хезмәттәшлек итә. Өлкә Сабантуенда катнашуыбыз быелгысы белән бишенче тапкыр икән. Шуларның өчесе – Троицк шәһәрендә үтүче өлкә бәйрәме. Шуңа күрә елдан-ел җаваплылык арта, яңа репертуар, яңа сценарий буенча чыгышлар ясау, шул ук вакытта миллилекне, Сабантуйның гореф-гадәтләрен түкми-чәчми саклап күрсәтергә дә кирәк. Үзебезнең Мөслим районы исеме белән генә түгел, ә Татарстан Республикасы исеменнән катнашуыбызны да онытырга ярамый. Монда инде безне яхшы беләләр, Сабантуйны оештыручылар үзләренең якын, ышанычлы дуслары итеп саныйлар. Дәрәҗәле кунакларны каршылауда дисеңме, Сабантуйның пролог өлешендәме, концерт белән чыгыш ясаудамы – мөслимлеләргә җаваплы вазыйфалар ышанып тапшырыла, алар көтеп алына.
Чыннан да быел аеруча җаваплылык, зур әзерлек белән юлга кузгалдык. Алдагы көнне мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов җитәкчелегендә ике йөк машинасы, бер автобус белән киткән район мәдәният йорты хезмәткәрләре ике автобус белән килгән мөслимлеләрне ясалган-бизәлгән ихатада каршы алдылар. Бергәләп калган төзү, бизәү, урнаштыру эшләре башкаргач, куну урынына кайттык, хуҗаларның сый-хөрмәтен кабул иттек.
Сабантуйда һәркем көннең әйбәт булуын тели. Теләккә туры килгән һава торышы бәйрәмгә ямь өстәрлек кояшлы булды, йомшак җиле белән тәннәрне иркәләде.
Чиләбе өлкәсе Россиянең Урал Федераль округына карый. Өлкә – индустриаль-аграр регион. Европа һәм Азия дөнья кисәкләре чигендә урнашкан, 88.5 мең кв.км мәйдан били. Россиянең күпчелек төбәгенә хас, күп милләтле. Халыкның зур күпчелеген – 84 процентын урыслар тәшкил итә. 5,4 процент – татарларга, 4,8 процент башкортларга туры килә. Алардан тыш украиннар, казахлар, немецлар, белоруслар һәм башка халык вәкилләре яши.
1998 елда Бөтендөнья татар конгрессының “Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы” оештырыла. Шуннан бирле татар халкының өлкәдәге мәнфәгатьләрен кайгыртуның башында татар Конгрессы тора.
– Безнең артта зур җиңүләр тулы озын һәм данлы юл ята. Төп уңышыбыз – ата-бабаларыбыз мирасын саклау өчен меңнәрчә талантлы һәм мирасыбызга битараф булмаган кешеләрне бергә туплый алуыбыз. Үткәннәр белән элемтәне торгызып, борынгы һәм югары мәдәниятле, үзенчәлекле көнкүрешле халкыбызның бер өлеше булып калганда без киләчәккә кыю бара алачакбыз. Бәясе булмаган бу мирасны саклау гына түгел, ә аны киләчәк буынга тапшыру – безнең бурыч. Шул чагында гына без халкыбыз язмышы өчен тыныч булырбыз, – диде 2009 елдан бирле Чиләбе өлкәсе татар Конгрессын җитәкләүче, өлкәнең Закон чыгару Җыены депутаты Лена Колесникова.
Чиләбе өлкәсе татар конгрессы эше сүздән аерылмый. Конгресс тарафыннан тамашачыда зур кызыксыну уятырлык һәм җәмәгатьчелектә резонанс тудырырлык күпсанлы массакүләм мәдәни чаралар оештырыла. Бу проектлар милли традицияләрне торгызуга, халык мәдәниятенә кызыксыну уяту һәм үстерүгә, гаилә, әхлакый кыйммәтләрне саклауга хезмәт итә. Татар конгрессының һәр проекты интернациональ әһәмияткә ия. Алар Чиләбе өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының үзара дуслыгын һәм яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итә. Өлкәнең бөтен халык бәйрәменә әйләнгән Сабантуй бу юлларның хаклыгын раслый.
Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы рәисе урынбасары, Урал арты шәһәр җирлеге башлыгы Ирек Сабировтан быелгы Сабантуйның үзенчәлеге белән кызыксынып биргән сорауга ул горурланып болй дип җавап бирде:
– Сабантуй юкка гына Троицк шәһәрендә үтми. Без аны “Расулев укулары” халыкара фәнни-гамәли конференция белән бергә туры китереп үткәрә башладык. Анда Чиләбе өлкәсе һәм аңа якын төбәк халкы гына түгел, ә ерак төбәкләрдән дә катнашучылар килә. Сабантуена тагын да милли мәдәни һәм ислам рухы өстәлде.
Троицк шәһәре читендә элеккеге хәрби часть полигоны территориясендә урнашкан Сабантуй мәйданында энә төртерлек урын юк. Зур сәхнә, кече сәхнә дисеңме, көрәш, балалар Сабантуе мәйданы, я булмаса аттракцион уеннар мәйданының һәркайсында Сабантуй гөрли, катнашучылар атлыгып чират тора, тамашачылар өстәлә бара. Әлбәттә, Татарстан Республикасы исеменнән килгән Мөслим районы, Башкортостан, Казахстаннан килгән районнар ихатасында да көн буена кеше өзелмәде.
Сабантуйның күрке – кунаклар белән дигән әйтемне Чиләбе өлкәсе өчен дә искә төшерми мөмкин түгел. Өлкә губернаторы Борис Дубровскийның, һәр елны Сабантуйга килеп, халыкка котлау-мөрәҗәгать ирештерүе генә дә ни тора! Санбантуйны ачу тантанасында чыгыш ясап, аның татар телендә дә берничә җөмлә белән мөрәҗәгать итүе ямь өстенә ямь булды.
Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин Татарстан Республикасы Президентының Сабантуйда катнашучыларга котлау-мөрәҗәгатен татар һәм рус телләрендә ирештерде. Барлык мөслимлеләр исеменнән кайнар сәламнәр, изге теләкләр җиткерде. Күчтәнәч итеп алып килгән чәк-чәкне халыкка тәкъдим итте. “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле, “Мөслим тугайлары” татар фольклор ансамбленең матур җыр-биюләре тамашачыларга чын бүләк булды.
Бәйрәмне ачу тантанасында Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова, Троицк шәһәр округы башлыгы Александр Виноградов, Урал регионы баш мөфтие, Россия мөселманнарының Чиләбе һәм Курган өлкәләрендәге Диния нәзарәте рәисе Ринат хәзрәт Раев, Башкортостан Республикасының дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов һәм башка рәсми затлар котлап чыгыш ясадылар.
Сабантуйның прологы, чыгышлар тәмамлангач, дәрәҗәле кунаклар Мөслим ихатасына килде. Аларны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде. Халкыбызның җыр-биюләре, һөнәрчелеге, йола-көнркүреше, бүгенге тормышы һәм үткәнен сөйләүче музей экспонатлары, фотокүргәзмә, күргәзмә сату әйберләре кунакларда зур кызыксыну уятты. Аграр көллият студентлары һәм укытучыларының милли ризыклар пешерү буенча мастер-класслары аеруча көтелмәгән күңелле мизгелләр иде. Өлкә губернаторы Борис Дубровский бик ачык күңелле кеше булып чыкты. Һәр милли ризыкны авыз итеп карады, һәр оста янында тукталып, кызыксынуын белдерде, җылы сүзләрен җиткерде. Октябрь авылыннан чабата үрү остасы Дамир Харисов, Метрәйдан йортка калайдан бизәкләр эшләүче Рүзәл Минһаҗев, Вәрәшбаштан һәвәскәр умартачы Назыйм Габделхәев, сәнгать һәм гомуми белем мәктәпләре сувенирлары, татар телендәге китаплар күргәзмәсе, кул эшләре мастер-класслары көн буена халык өчен эшләде. Шулай ук Мөслим чәкчәге, Иске Вәрәштән Бәһиҗә Баһауованың шифалы үлән чәйләрен бәйрәмгә килүчеләр яратып алдылар. “Алдагы елда күбрәк алып килегез”, – дип, теләкләрен дә белдерделәр.
Никадәр көтеп алсаң да санаулы сәгатьләр бик тиз үтеп китә. Киеренке хезмәттә үткән Сабантуй да ахырына якынлашты. Бер ягы 800 километрга якын җир килеп, Чиләбе төбәгендә яшәүче милләттәшләребезгә бәйрәм рухы тудыра алуыбыздан һәркайсыбыз канәгать калдык. Татар халкының матур киләчәге хакына куйган хезмәтебез белән горурлану хисләре дә күңелләребезгә көч өстәде. Сабантуй тәмамлангач та, кайтыр юлыбызга әзерләнеп әйбер, җиһазларны машинага төягәндә дә, кат-кат килеп, рәхмәтләрен җиткергән татар Конгрессы рәисе Лена Колесникова безгә хәерле юллар теләде. Кабат килүебезне сорады. Без үзебез дә рәхмәтле аңа, күпме кешене тукландыру, кундыруны, җәмәгать тәртибендә олы масштабтагы Сабантуй үткәрүне оештыру, ай-һай, җиңел бирелмидер. Татар милләтенең киләчәге өчен янып йөрүче, күпләрне шул максатка туплаучы мөлаем ханымга сәламәтлек, хезмәтендә ихлас күңелдән уңышлар телисе килә.
Ә без чиләбелеләрнең хәер-фатихасында исән-сау үз Мөслимебезгә әйләнеп кайттык. Алда – яңа Сабантуйлар! Ил-көннәребез тыныч булсын! Буыннан-буынга күчүче Сабантуйларыбыз шулай дәвам итсә иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев