Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасы кышлатуга әзер

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы кышлату чорына аяк басты. Агрофирмалар гына түгел, сөтчелек юнәлешендә эшләүче гаилә фермалары да бу чорга ныклы әзерлек белән киләләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Баланлыдагы Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасы да кышлатуга тулысынча әзер дип бәяли. 2010 елда оешкан әлеге гаилә фермасында бүген 30 баш...

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы кышлату чорына аяк басты. Агрофирмалар гына түгел, сөтчелек юнәлешендә эшләүче гаилә фермалары да бу чорга ныклы әзерлек белән киләләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Баланлыдагы Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасы да кышлатуга тулысынча әзер дип бәяли.

2010 елда оешкан әлеге гаилә фермасында бүген 30 баш савым сыер исәпләнә. Көн саен 500 кг сөт савып алына. Бер сыерга уртача 16,6 кг продукция туры килә. Терлекчелектә кышкы чорда да җитештерүне тотрыклы итү өчен җитәрлек күләмдә әзерләнгән яхшы сыйфатлы азык базасы булдыру мөһим. Юкка гына "сыерның сөте телендә" димәгәннәр бит. Чөнки ашату яхшы булган җирдә малларның физиологик торышы канәгатьләнерлек була, төрле авырулар да читләтеп үтә. Габидуллиннар терлек азыгын үзләре әзерләү максатында 186 гектар пай җирләрен арендага алган. Анда арпа, бодай, күпьеллык үлән һәм азык катнашмасы үстерәләр. Кышлату чорына 600 центнер салам, 2000 центнер печән әзерләгәннәр. Люцерна һәм азык катнашмасыннан җитәрлек күләмдә сенаж да салганнар.

- Быел азык запасы мулдан әзерләнде. Үз җиребез булгач бик уңайлы. Бөтен төр азыкны да үзебез әзерлибез. Басуларга чүп үләннәренә каршы гербицид кертү, өстәмә тукландыру уңышның шактый артуына ярдәм итте. Бүген сыерларга фураж, сенаж бирелә. Алларыннан печән һәм салам да өзелми, - ди гаилә фермасы җитәкчесе Рәзинә Габидуллина.

Җитештерелгән товарны алар Яр Чаллы шәһәренә үзләре алып барып саталар. Моның өчен сөт ташуга көйләнгән "УАЗ-6221" машиналары бар. Сатуга сөт кенә түгел, үзләре әзерләп, сөт өсте, эремчек, корт, куертылган сөт тә алып баралар.

- Урып-җыю эшләре вакытында көнаралаш бара идек, хәзер инде көн саен йөрибез. Яр Чаллының "Фонтан" сәүдә үзәгендә арендага алынган бүлегебез бар. Экологик чиста, чын авылча итеп әзерләнгән булгач, шәһәр халкы бик яратып ала сөт продуктларын. Алып барган бер генә төрле товарыбыз да сатылмыйча калмый. Безнең гаилә фермасында читтән бер кеше дә юк. Үзем, тормыш иптәшем Илһам һәм кызларыбыз Регина, Алсу, Илнара бергәләп эшлибез, - ди Рәзинә ханым.

Малларга тиешле прививкалар вакытында ясалып бара. Гаилә фермасына ветеринария хезмәтен район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре күрсәтә. Алар даими күзәтеп, үз киңәшләрен биреп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев