Мослим

Рус Шуган авылында волейбол турниры узды

Ярышларда Мөслим, Сарман, Әлмәт районнарыннан 11 команда катнашты.

Кышның беренче көнендә Рус Шуган авылында Петр Днепров кубогына традицион волейбол турниры узды. Быел ул 26нчы тапкыр оештырылды. Чара Советлар Союзы Герое Петр Днепровның тууына 100 ел тулуга багышланды. Ярышларда Мөслим, Сарман, Әлмәт районнарыннан 11 команда катнашты. Беренче урынга Әлмәт командасы чыкты. Икенче урында Мөслимнән “Юность” командасы, сарманнар – өченче, “Ильтранс” (Мөслим) – дүртенче урында. Әлеге командалардан Камил Камалов, Илгиз Мостафин, Данил Баязитов, Шамил Минһаҗев иң яхшы уенчылар булып танылды. Финалга чыккан командаларга – мактау кәгазьләре, медальләр, волейбол туплары, кыйммәтле пакетлар, иң яхшы уенчыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: