Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: "Район үзенчәлекле, әмма үсеш динамикасы бар!"

28 август көнне Мөслимгә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов килде. Аны Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде.

Иң элек Рөстәм Нургалиевич шәхси эшмәкәр Дамир Шәңгәрәевның яңа төзелүче кошчылык комплексында булды. Елына 700 мең чеби үстерүче кошчылык комплексы чеби чыгару өчен йомыркаларны моңарчы читтән кайтара иде. 38 мең чебигә исәпләнгән яңа комплекс йомыркаларны да үзебездә чыгару мөмкинлеген бирәчәк. "Родонит-3" токымлы тавыклар да шул максаттан кайтарылган. Яңа токым чебиләр йомырка салу белән бергә ит өчен дә әйбәт. Киләчәктә исә шундый тагын бер торакны сафка бастыру планлаштырыла.

Чеби тораклары "Big Datchman" немец компаниясе тарафыннан җиһазланган. Берничә яруслы читлек электр энергиясе, җылылыкка экономия ясау белән бергә, эшче кулларны да киметергә мөмкинлек бирә. Төркиянең "Agri" компаниясендә эшләнгән инкубатор атнасына 360 мең чеби чыгарырга исәпләнгән. (Сүз уңаеннан, очрашуда әлеге компанияләрнең вәкилләре дә катнашты). Мондый кошчылык комплексы Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бердәнбер."Родонит-3" токымлы чебиләр дә Татарстанда әлегә Дамир Шәңгәрәевның кошчылык комплексында гына бар.

Рөстәм Миңнеханов Мөслимнең башка кошчы фермерлары (алар районда 17!) белән дә аралашты. Фермерлар, бердән, иске торакларны кулланылышка кертә, икенчедән, яңа эш урыннары булдыра. Районда ит җитештерү дә нигездә кошчылык хисабына бара Итнең 70 процентын кошчы фермерлар җитештерә. Кошчылык белән шөгыльләнүче Ирек Хәмәдишин белән Раиф Мортазинның сугым цехы да кош-корт эшкәртүгә исәпләгән. Биредә бер сменага 350 данә тавык, каз, күркә эшкәртелә ала. Егетләрнең эшләренә бәя биреп, Р.Миңнеханов: "Сөтчелекне үстерергә дә кошчы фермерлар кебек егетләр кирәк!" диде. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, җирле фермерлар белән очрашуда катнашкан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Мөслим фермерларының бик актив булуын һәм гаилә фермаларының да җирлектә күп булуын билгеләп үтте. ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов көзге кыр эшләренең барышы белән кызыксынды. Шуңа бәйле "Мөслим" агрофирмасындагы ситуациягә бәйле фикерләрен дә җиткерде, халыкны борчыган проблемалар турында да сорашты. Шуңа бәйле район башлыгы Рамил Муллин юлларның төзеклеге мәсьәләсен кузгатты. "Юллар торышы бик начар. Хәтта мәктәп маршруты да таләпләргә җавап бирми", диде ул. "Бер ел эчендә башкарып чыга торган эш түгел. Ярдәм итәрбез, - дип ышандырды Рөстәм Нургалиевич. - Район үзенчәлекле, әмма үсеш динамикасы бар! Киләчәктә үсешкә йөз тотып эшләвегезне һәм уңышлар телим", диде Р.Миңнеханов.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев