Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Президентлыкка кандидат булды

Татарстан Президенты вазифасына "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә үз кандидатурасын теркәү өчен бүген республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды.

Казан Кремлендә урнашкан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнеханов китергән документларны Комиссия рәисе Әгъзам Гобәйдуллин кабул итеп алды. Озакка сузылмаган бу очрашуда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары Татарстан Президентына кандидат булып теркәлү өчен кирәкле документларны күздән кичергәннән соң, Рөстәм Миңнехановка документларны кабул итү турында мөһерле кәгазь тапшырылды.

- Кандидатлар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырган документларда алган белемнәре, керемнәре, гаилә әгъзаларының керемнәре турында да мәгълүматлар бирергә тиеш. Аларның дөреслеген махсус эшче төркем салым инспекциясе, миграция хезмәте, ЮХИДИ идарәсе, уку йортлары (һ.б.) аша тикшерәчәк. Барысы да тәртиптә булган очракта, комиссия утырышында кандидатның сайлау хисабын ачарга рөхсәт итү турында карар чыгарылачак. Моннан тыш һәр кандидат үзен яклап, муниципаль берәмлек депутатларыннан кимендә 386 имза җыярга тиеш. Президентлыкка кандидатларны теркәү 19 июльдә башланачак һәм 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк, - ди Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова.



Мәгълүм булганча, соңгы 14 елда республикада беренче тапкыр узачак Президент сайлаулары 13 сентябрьгә билгеләнгән. Республика Үзәк сайлау комиссиясенең Россия һәм Татарстанның Сайлаулар турындагы законнары нигезендә кабул ителгән карары буенча, Президентлыкка кандидатларны теркәү сайлауларга 45 көн кала төгәлләнә.

Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге конференциясендә тәкъдим ителгән иде. Делегатларның 99 проценты аның өчен тавыш бирде. Әлеге конференциягә кадәр ук республиканың социаль өлкәдә көч түккән иҗтимагый оешмалары һәм төбәкнең икътисадын күтәргән эре сәнәгать предприятиеләре - "Татнефть", "Түбән Кама нефть химиясе", "Казан органик синтез", Казан вертолет заводы (һ.б.) хезмәт коллективлары да Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасында күрергә теләп, чыгышлар ясады.



Татарстан Президенты сайлауларында бүгенге көндә республикада төбәк бүлекләрен ачкан Россиянең 60тан артык сәяси партиясе үз кандидатларын катнаштырырга хокуклы. Хәзерге вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә "КПРФ"тан Хафиз Миргалимов, "ЛДПР" партиясеннән Руслан Юсупов, "Справедливая Россия" партиясеннән Рушания Бильгильдеева документлар тапшырды.

Материал http://intertat.ru/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев