Республиканың иң тәмле кош теле пешерүчеләре Мөслимдә укый

27-28 февраль көннәрендә Казанда күренекле ашчы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли аш-су осталыгы бәйгесе узды. Гомере буена татар халык ашларын таныткан аш-су остасы хөрмәтенә багышланган бәйгедә ашчы һөнәренә укучы студентлар һәм көллият укучылары катнашты. Республикабызның төрле районнарыннан килгән урта һәм югары профессиональ белем бирү йортларыннан 25 конкурсант көч сынашты. Аларга...
27-28 февраль көннәрендә Казанда күренекле ашчы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли аш-су осталыгы бәйгесе узды. Гомере буена татар халык ашларын таныткан аш-су остасы хөрмәтенә багышланган бәйгедә ашчы һөнәренә укучы студентлар һәм көллият укучылары катнашты. Республикабызның төрле районнарыннан килгән урта һәм югары профессиональ белем бирү йортларыннан 25 конкурсант көч сынашты. Аларга татар халкының ризыкларын әзерләргә туры килде: камыр җәеп, нәзек итеп токмач кисәргә, ромб рәвешендә куллама кисәргә, бәрәнге һәм суган турап, матур итеп итле өчпочмак ясарга һәм кош телен чәчәк рәвешендә әзерләп, майда пешерергә. Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалының II курс укучысы Ирина Хәйретдинова, остазлары Мөнирә Бәдртдинова өйрәткән осталыкларын тулысынча күрсәтеп, "кош теле" номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды. -Конкурста катнашу миңа бик ошады. Кош теле пешерү номинациясендә ярышуыма куандым. Чөнки практика вакытында кош телен күп пешерергә туры килде. Конкурста 25 укучы арасында Казаннан, Түбән Камадан, Актаныштан һәм бик күп районнардан катнашучылар бар иде. Минем бик зур рәхмәт сүзләрен остазларыбыз Мөнирә Фаиловна, Зилия Шарипяновна, Лилия Гилмегалиевналарга. Икенче, өченче урыннар алган Яр Чаллы, Казан укучыларын узып беренче урынга чыга алуыма аларның өлешләре бик зур, - ди Ирина. "Шушындый Республика күләм конкурсларда катнашу безгә тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Башка көллият остазларының һөнәрләрен өйрәнү үзебезгә дә зур стимул бирә",- ди аграр көллият директоры Рәшит Кирамов. Көллият шундый дәрәҗәдә оста итеп пешерергә өйрәнергә теләүчеләрне яңа уку елыннан укырга чакыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 август 2022 - 18:23Атылган таш тәэсире Минем исемем Камил, үзем белән булган хәлне сезгә сөйләп китмәкче булам. Соңгы модель, яңа иномарка алдым. Шатланып, горурланып машинаның өстенә бер бөртек тузан кунса да, аны сөртеп, берничә көн мактанып дусларым белән кая җитте шунда яңа машинамда йөрдем.6100
-
16 август 2022 - 16:2017 август көненә һава торышы Алмашынучан болытлы һава торышы, явым-төшем көтелми7800
-
16 август 2022 - 16:07Казанда - форумда Район мәгариф идарәсе методистлары Казанда форумда катнаштылар.6100
-
16 август 2022 - 15:15Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акчалата компенсацияне 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта, акчалата компенсация күләме 1 011,64 сум тәшкил итә.6600
-
16 август 2022 - 14:00Министр урынбасары - басуларда Мөслимгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Рафаэль Фәттахов эш визиты белән килде.10500
-
16 август 2022 - 13:34Ижауда – экскурсиядә “Игелек уят” волонтерлар отряды балалары Ижау зоопаркында булдылар.8200
-
16 август 2022 - 11:55Тәмлетамак. Гөлнарадан – как Уңган хуҗабикәләр бүген җиләк- җимештән кайнатмалар, компотлар, желе, как һәм башка бик күп төрле чәй тәмнәре әзерли.10100
-
16 август 2022 - 15:47"Исламов" фермер хуҗалыгы - уракта
-
16 август 2022 - 15:46"Намус" агрофирмасы - уракта
-
16 август 2022 - 15:17Министр урынбасары - басулардаМөслимгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Рафаэль Фәттахов эш визиты белән килде.5200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5755002
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.599601
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).499304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.458803
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.392601
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.350300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика