Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Республикабыз башкаласы Казан шәhәрендә 16-18 март көннәрендэ V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып узды

Быелгы җыенга Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан,700 вәкил җыелды. Конференция эшчәнлегендә Мөслим муниципаль район башлыгы - Муллин Рамил Хәмзә улы, эшмәкәрләр Советы рәисе - Габдрахманов Нияз Мөнәвир улы, терри ториаль усеш бүлегенең төп белгече - Фаттахова Кадрия Расил кызы катнаштылар. Конференциянең эшчәнлеге 3 юнэлештә алып барылды: игенчелек, терлекчек,...

Быелгы җыенга Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан,700 вәкил җыелды. Конференция эшчәнлегендә Мөслим муниципаль район башлыгы - Муллин Рамил Хәмзә улы, эшмәкәрләр Советы рәисе - Габдрахманов Нияз Мөнәвир улы, терри ториаль усеш бүлегенең төп белгече - Фаттахова Кадрия Расил кызы катнаштылар.

Конференциянең эшчәнлеге 3 юнэлештә алып барылды: игенчелек, терлекчек, hөнәрчелек. Делегатларга Теләче районының авыл эшмәкәрләре хуҗалыкларын карау hәм татар авылларының комплекслы үсеше белән таныштыру оештырылды.

18 март көнне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында РФ төбәкләрендә җитештерелгән хәләл продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе булып үтте. Күргәзмәдә районыбыз эшмәкәре Ирек Хамадишин да узендэ җитештерелгән продукцияне тәкъдим итте. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы булып узды.

ТР Президенты фикеренчә, эшкуарлар гаять мөһим бурычны үтиләр - татар авылы саклануга ярдәм итәләр, ә бу - туган телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезнең саклануы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда бүген авыл җирлегендәге бизнеска ярдәм итү һәм хуҗалыкларның кече формаларын үстерү буенча берничә программа гамәлдә.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарларына һәм мәдәният эшлеклеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев