Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Республика районнары Мөслимгә күчте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген районыбызда мөһим вакыйга узды. Мөслимдә ТР “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатлар берләшмәсе Координацион советының гомуми күчмә җыелышы үтте.

Районыбызга килгән кунаклар иң элек Мөслим үзәгендә урнашкан парклар һәм скверлар белән таныштылар. Пушкин ишек алдында ясалган мәйданчыкта булдылар. Милли проектлар кысаларында эшләнәчк эшләр белән таныштылар.

“Аргамак” ат спорты клубы, район үзәк хастаханәсе, “Агромастер” җитештерү компаниясе дә кунакларыбызда соклану уятты. “Кояшлы Ык” ял зонасында да алар хозурлануларын белдерделәр.

Район мәдәният йортында узган җыелышта кунаклар белән бергә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле һәм башлангыч бүлек вәкилләре дә катнашты. Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин депутатлар берләшмәләренең җәмәгать киңлекләрен үзгәртеп корудагы роле хакында сөйләде.

Мөслим авыл җирлеге депутаты Эльвира Гәрәева һәм Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов депутатларның һәм депутатлар берләшмәләренең җирлекләрдәге роле һәм халык белән эшләүдә ярдәмнәре хакында таныштырдылар. 

ТР “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатлар берләшмәсе Координацион советы рәисе Юрий Камалтынов та Мөслимдә алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Республикада милли проектларны гамәлгә ашыруда контроль группаларның эшчәнлеге турында ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.   Мөслимдә алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Җыелыш матур мизгелләр белән тәмамланды. Юрий Камалтынов “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә намуслы хезмәтләре һәм актив катнашулары өчен бер төркем активистларга Рәхмәт хаты тапшырды. Партиягә яңа аяк баскан членнарга партия билетлары бирде һәм партия эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев