Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Республика конференциясенең беренче көне тәмам (ФОТОРЕПОРТАЖ)

"Татарстан Республикасында мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы" . Әлеге темага багышланган мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе үз эшен башлады. Бүген "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Федераль дәүләт мәгариф стандарты (ФГОС) кертү шартларында этномәдәни компонетны гамәлгә ашыру" исеме хакында республика мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре киңәшә. Утырышны ТР Мәгариф һәм фән...

- Федераль программалар ярдәмендә республикада 156 балалар бакчасы тапшырылды. Алда тагын 7 балалар бакчасын ачу көтелә. Алдагы биш елда икенче программа гамәлгә керә, аның нигезендә 900 мәктәпкәчә белем бирү йортына ремонт ясалачак. Шулай да әлегәчә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына игътибар тиешле дәрәҗәдә бирелмәде әле, - дип ассызыклады министр. Кояшкай" балалар бакчасына кунакка кергән Э. Фәттахов соклануын яшермәде:

- "Кояшкай" балалар бакчасы ремонттан соң хан сарае кебек затлы, - диде ул.

Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин тәбрикләде.

-Балаларны тәрбияләү - киләчәккә инвистиция ул. Шуңа да аларга уңайлы мөхит тудырырга кирәк. Мөслим районы "Традицияләрне саклап - заманчалыкка" эш девизы белән яши һәм эшли. Шәһәрдәге кебек үк шартларда, ләкин татар икәнлегебезне онытмый, милли тәрбия алып үсә бездә балалар, - диде район башлыгы.

Министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов "ТРнда мәктәпкәчә белем бирү: актуаль проблемалар һәм үсеш перспективалары" темасына чыгыш ясады. "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәлелеге" рейтингында Мөслим районы республикада беренче унлыкта. И. Мөхәммәтов әйтүенчә, әлеге рейтингта ноль балл җыйган районнар да хәтсез. Димәк, районыбызда күп эшләр эшләнгән, нәтиҗәләр куандырырлык.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов "Регонның этномәдәни компонентын исәпкә алып, балалар бакчаларында ФГОС таләпләренә туры килгән мәгариф процессын модельләштерү" хакында сөйләде. Мәгариф һәм фән министры бер төркем тәрбиячеләрне "Мәгарифтә уңышлары өчен" күкрәк билгесе, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбиягә керткән зур өлешләре өчен министрлыкның Мактау грамоталары белән бүләкләде. Алар арасында якташыбыз, Баланлы авылы "Баланкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйлә Закирова да бар. Район мәгариф учреждениеләренә методик һәм гамәли ярдәме өчен Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Раушания Шәрифуллина Мәгариф һәм фән министрлыгың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР мәгариф үсеше институты ректоры Рина Бәдриева "Мәктәпкәчә белемнең сыйфатын үстерү һәм бәяләү" турында чыгыш ясады. Мәскәү, Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән белгечләр үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Август киңәшмәсенең беренче көне эшлекле рухта, нәтиҗәле үтте.

Айгөл Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев