Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Районыбызда велосипед яратучылар бик күп икән

5 август көнне,физкультурачылар көненә багышлап, велосипедта узышу-ярышулары оештырылды. Бәйгедә 80 велосипедчы катнашты. Балалар өчен аерым мәйданчык әзерләнгән иде. Анда аларга кызыклы спорт уеннары оештырылды һәм велосипетта акробатик күнегүләр ясау буенча мастер класс үткәрделәр. Зурлар төркеме "Азалия" кибетеннән башлап, Мөслим урамнары һәм Ык буйлары буйлап үтте. Соңыннан номинацияләр буенча иң-иңнәр билгеләнде....

5 август көнне,физкультурачылар көненә багышлап, велосипедта узышу-ярышулары оештырылды. Бәйгедә 80 велосипедчы катнашты. Балалар өчен аерым мәйданчык әзерләнгән иде. Анда аларга кызыклы спорт уеннары оештырылды һәм велосипетта акробатик күнегүләр ясау буенча мастер класс үткәрделәр. Зурлар төркеме "Азалия" кибетеннән башлап, Мөслим урамнары һәм Ык буйлары буйлап үтте. Соңыннан номинацияләр буенча иң-иңнәр билгеләнде. "Иң кечкенәләр" номинациясендә Наилә Вагыйзова һәм Ислам Хәбибуллиннар (аларга 4 яшь), "Иң өлкәннәр" номинациясендә Юзикей Утябаев һәм Зөлфәт Шакирҗанов бүләкләнде, "Иң тюнинглы велосипед" Михайловка авылыннан Әмин Сираҗетдиновныкы дип табылды. "Хезмәткәрләр тәгәрмәчтә" номинациясендә иң активы дип үзәк хастаханә коллективы табылды. "Иң актив гаилә" номинациясендә Мөслимннән Муллиннар гаиләсе, Иске Вәрәш авыллыннан Баһауовлар гаиләсе җиңүче дип табылды.

Чараны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге оештырды, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим бүлекчәсе спонсор булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X