Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Районыбызда урак башланып китте

Район буенча 47 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре планлаштырыла. Шуның 11 мең гектарын көзге культуралар били. Урып-җыюны 91 комбайн белән башкару планлаштырыла. Бу һәр кыр корабына 500 гектардан артык мәйдан туры килә, дигән сүз. "Исламов" фермер хуҗалыгы, урып-җыюга старт биреп, беренчеләрдән булып арыш суктырырга кереште. Арыш хуҗалыкта 193 гектар мәйдан...

Район буенча 47 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре планлаштырыла. Шуның 11 мең гектарын көзге культуралар били. Урып-җыюны 91 комбайн белән башкару планлаштырыла. Бу һәр кыр корабына 500 гектардан артык мәйдан туры килә, дигән сүз.

"Исламов" фермер хуҗалыгы, урып-җыюга старт биреп, беренчеләрдән булып арыш суктырырга кереште. Арыш хуҗалыкта 193 гектар мәйдан били. 721 гектарда көзге бодай өлгереп килә. Язгы культуралар 6 мең гектардан артык мәйданда урын алган. Урып-җыюны хуҗалык 11 комбайн белән башкарырга җыена. Минзәлә районыннан да өстәмә өч "Нью-Холланд" китерү өчен килешү төзелгән. Моннан тыш тагын берничә кыр корабы китерергә исәп бар, ди "Исламов" ФХ җитәкчесе урынбасары Фәндүс Вагыйзов.

Хуҗалыкта арышның һәр гектары якынча 25 центнер уңыш бирер, дип көтелә. Механизаторларга кызыксындыру чаралары да бар. Кыр кораблары чыгымчыласа, техник хезмәт күрсәтү бригадасы ярдәм итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев