Мөслимнең кооперативлары ничек эшли
Совет чорындагы район кулланучылар кооперациясе, хәзерләүләр конторасы кебек оешмаларны өлкән буын яхшы хәтерли булыр. Алар, сала халкы җитештергән продукцияне җыеп, эшкәртүчеләргә тапшыра иде. Замана яңа форматта эшләүче кооперативлар оештыру ихтыяҗын барлыкка китерде.
Совет чорындагы район кулланучылар кооперациясе, хәзерләүләр конторасы кебек оешмаларны өлкән буын яхшы хәтерли булыр. Алар, сала халкы җитештергән продукцияне җыеп, эшкәртүчеләргә тапшыра иде. Замана яңа форматта эшләүче кооперативлар оештыру ихтыяҗын барлыкка китерде.
Соңгы берничә елда хөкүмәт авыл хуҗалыгы кооперативлары төзүгә йөз тота. Аның максаты – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз продуктларын файдалы шартларда сатуда ярдәм итү. Сер түгел, авыл хуҗалыгында реализация өлкәсендә авырлыклар бар. Кемдер җитештерү проблемаларыннан арынып бетә алмый, товарын сату өчен вакыты да мөмкинлеге дә юк. Аннары бар кешедә дә сәүдә итү осталыгы да була алмый. Әле сәүдә ноктасына илтеп тапшырганчы товарны эшкәртү кадәресе дә бар бит.
“Кооперация” сүзе латин теленнән “хезмәттәшлек” дигәнне аңлата. Гомуми максатларга ирешү өчен аерым кешеләр һәм оешмалар, хәтта дәүләтләр кооперациягә берләшә. Аерым юнәлешләрдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен хезмәт, сәнәгать, фән, дәүләтара һәм башка кооперацияләр эшли. Алар демократик башлангычта идарә ителә, аңа керү ирекле, әгъзалары тигез хокуклы.
Белгечләр фикеренчә, авыл хуҗалыгы кооперативлары үз эшчәнлеген берничә төр юнәлештә көйли ала.
* Әйтик, эшкәртү кооперативлары җитештерелгән продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә.
* Сәүдә кооперативлары товарны юу-чистарту, сортларга аерып, савытларга тутыру, күчерү максатын күздә тота.
* Ветеринария, автотранспорт хезмәтләре күрсәтү, ремонт-төзелеш эшләрен башкару, игеннәрне тәрбияләү һәм башка төр эшчәнлек башкару өчен хезмәт күрсәтү кооперативларына берләшергә була.
Тәэмин итүче кооперативлар ашлама, агу-химикатлар, терлек азыгы, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һ.б. сату максатында төзелә.
Эре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, терлекчелек, яшелчә яки җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүчеләр һәм юридик шәхесләр кооперативлар төзи ала. Кооператив төзергә теләүчеләр конкурс нигезендә сайлап алына.
Белешмә
Быел Татарстанда 100 кооператив төзергә планлаштыралар, моның өчен республика бюджетыннан 300 млн сум акча бүленәчәк. Корылма һәм җиһаз-җайланмалар сатып алу өчен субсидия бирү дә каралган.
Җирлегебездә республика кооператорлары хәрәкәтенең башында торучылар да бар. 2010 елдан бирле эшләүче “Фаиза” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы – шундыйлардан. Фаит Шәйморзин җитәкләгән кооператив алты ел дәвамында сөт җыю һәм аны суытып, фильтрлап эшкәртү заводларына озату белән шөгыльләнде. Фаизалылар эшчәнлекләрен киңәйтә бара. Бүген кооперативка Мөслим, Сарман, Әлмәт, Минзәлә районнарыннан һәм күрше Башкортостан республикасы хуҗалыкларыннан китерәләр сөтне. Узган ел Тойгелде авылында сафка баскан заводка китерелгән көндәлек сөтнең 12 тоннасыннан ак май, эремчек, ряженка, икешәр төрле кефир һәм катык эшләнә. 50-55 тоннасы суытып, чистартып сөт зводларына озаталар. Кооперативның 35 райондашыбызны эш белән тәэмин итүен дә әйтергә кирәк.
Районда 2013 елда төзелгән “Агролидер” кооперативы 3 крестьян-фермер хуҗалыгын һәм 7 шәхси ярдәмче хуҗалыкны берләштерә. Кооператив составындагы фермерлар каз үстерү, алар салган йомыркадан инкубаторда бәбкә чыгару һәм кош-корт итләрен эшкәртү, реализацияләү белән шөгыльләнә. Каз итеннән әзерләнгән продуктлар сәүдә челтәрләренә озатыла, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә халыкка тәкъдим ителә. Моннан тыш “Агролидер” дүртнең берсен үстереп бирү шарты белән халыкка каз бәбкәләре тарата, кош-корт үстерү, аларга ветеринария хезмәте күрсәтү буенча киңәш-тәкъдимнәр дә бирә. Кооперативның сугым цехы эшли. Соңгы берничә елда бакча җиләге һәм карлыган үстереп сатуны да җайга салдылар.
– Оешып эшләп киткән чорда җиһаз сатып алуда хөкүмәт ярдәменнән дә файдаландык. Берләшеп, үзара килешеп эшләү файдалы. Юкка гына “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, димиләр бит, – ди кооператив рәисе Ирек Хәмәдишин.
Районда “Мөслим-Агро” ( "МУСЛЮМ-АГРО", СЕЛЬСКОХОЗЯЙСТВЕННЫЙ ПОТРЕБИТЕЛЬСКИЙ ПЕРЕРАБАТЫВАЮЩИЙ СНАБЖЕНЧЕСКО-СБЫТОВОЙ КООПЕРАТИВ) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына нигез салынуын да әйтергә кирәк. Ул авыл җирлекләре белән берлектә төзелә. Кооператив, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне чистартып, тартмаларга яки төргәкләргә урнаштырып, сәүдә нокталарына озату белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук терлекчелек һәм кошчылык продуктларын эшкәртү һәм реализацияләү дә күздә тотыла, – ди “Мөслимагро” кооперативы рәисе Рафис Гыйләҗин.
Кооператорларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр эшләрендә уңышлар, үзара файдалы шартларда хезмәттәшлек итүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев